Әгүүзү билләәһи минәшшәйтанирраҗиим. Бисмилләәһиррахмәәниррахиим. Барча мактау һәм олуглау Аллаһы Тәгаләгә булсын. Пәйгамбәр Мөхәммәд салләллааһү галәйһи үә сәлләмгә күңелләребездән салават шәрифләр булсын.
«Ярдам-Помощь» гомумилли хәйрия фондының малайлар пансионатында яшүсмерләргә Аллаһы Тәгалә сүзен һәм боерыгын яхшылап аңларга мөмкинлек бар. Бу эштә Тәфсир дәресе ярдәм итә.
Идел буенда Ислам дине тыныч юл белән тарала. Гарәп миссионерлары эшчәнлеге, шулай ук Шәрык илләре, аерым алганда, Иран һәм Урта Азия белән күпьеллык сәүдә-икътисадый һәм мәдәни багланышлар бу төбәктә Ислам дине көчәюгә зур этәргеч ясый
Венера Иванова-Аитованың экран партнеры, ТВ-шоумен, популяр җырлар авторы, медиада тансык кияү егете буларак танылган Ренат Галиәскәр көндез «Ярдәм» мәчетендә клипка төште. Берочтан тәхарәт алып намаз да укып китте.
“Ярдәм” фондының Борбаш пансионатында уку процессы тәмамланды. Каникуллар. Аеруча ныгытып әхләк дәресләрендә укыдылар.
Корбанлык, гакыйка, нәзер корбаны итләрен «Ярдәм» мәчете кабул итә. Без барысын да шәригать кушканча чиста, ачык итеп эшлибез, моҗтажларга таратабыз, юксылларга ашатабыз.
Корбан чалу кемнәргә тиеш дигәндә, дин әһелләре: “Корбан чалу - ул күбрәк социаль әйбер. Социаль яктан кешеләргә файдасы булсын дип эшләнә. Һәм шуңа күрә Коръән китабында Аллаһы Сөбханәкә Тәгалә ул кешенең балигатькә җиткән кеше булырга тиешлеген әйтә.
Казанда «Ярдәм» мәчете янында бик кирәкле китаплар сатыла торган кибет бар. 200-дән артык артык басма продукция тәкъдим ителә.
Безнең гаиләдә миңа да, балаларга да корбан чалынган. Хәзер балалар: "Әтигә корбан чалыйк", - диләр. Иремә корбан чалдыру дөресме? Ул кабул буламы?