Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Уку курслары:

Күрмәүчеләр өчен


«Ярдәм» мәчете каршында бөтен илгә танылган һәм үз төрендә БДБ илләрендә бердәнбер булган Күрмәүче мөселман инвалидларны тернәкләндерү үзәге эшли.

Һәр ике ай саен бирегә иллеләп кеше укырга кабул ителә. Укыту программасы Луи Брайль системасы буенча Изге Коръәнне укырга өйрәтүдән, ислам нигезләрен, махсус “Jaws” программасы ярдәмендә компьютерга өйрәнүдән, мәдәни программа һәм экскурсияләргә барудан гыйбарәт. Болардан тыш, бу курслар өчен махсус төзелгән яңа бина нәтиҗәсендә яңа мөмкинлекләр ачылды. Хәзер инвалидлар физкультура дәресләренә йөриләр, алар өчен шашка-шахмат ярышлары оештырыла, хастаханәдә эшләүче табиблар тарафыннан медицина буенча дәресләр үткәрелә, аларны шулай ук йорт эшләренә (кул эшләре һәм кулинария) өйрәтәләр, моның өчен аерым бүлмә җиһазландырылган. Мәчет бинасында ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым массаж бүлмәсе бар. Биредәге инвалидларны табиблар даими рәвештә тикшереп тора.

Мәчеттә яңа җиһазлар куелган компьютер классы, китапханә бар, тавыш белән хәбәр итүче лифтлар эшли. Тернәкләндерү үзәгенең тулай торагы бар, анда күрмәүчеләр бөтен шартлары булган бүлмәләрдә яши. Ирләр һәм хатын-кызлар тулай торакның аерым корпусында көн күрә. Алар өчен дәресләр аерым уздырыла.

Күрмәүчеләрнең биредә яшәве, ашавы-эчүе, укуы, хезмәт күрсәтү, шулай ук ике якка да бару өчен курсларны оештыручылар үзләре түли. Курслар тәмамлангач, анда белем алучыларга “Ярдәм” Ислам милли хәйрия фондының мөселманнар китапханәсе тарафыннан әзерләнгән аудио китаплар җыелмасы һәм Брайль системасындагы Коръән китабы бүләк ителә.

Фотоотчетлар:


Яңалыклар:

08.01.2014
Әйе, чынлап та, ерак араларны якынайтып, Чечня, Ингушетия һәм Дагыстаннан Казанга дини белем алырга килгән ул зәгыйфь затларга сокланмыйча мөмкин түгел! Коры, эссе чүлдә барып, суга сусаган кешедәй, алар "Сөләйман” мәчетенә килгән беренче көннән үк Брайльчә язылган китапларны йотлыгып укырга кереште...

08.01.2014
Бу юлы Казандагы "Сөләйман” мәчетенә дини белем алырга килгән күзләре күрмәүчеләр арасында Пермь өлкәсенең Чайковский каласында яшәүче Гөлсинә ханым Фәсхетдинова да бар иде. Дөрес, башкалардан аермалы буларак, Гөлсинә апаның күзләре бераз, ягъни 30 процентка күрә. Шигырьләр язуы, татар җанлы булуы а...

08.01.2014
Ингушетиядән Казанга Брайльчә Коръәнне укырга өйрәнү өчен килгән күзләре күрмәүче Ислам Костуев башкалардан зур гәүдәле һәм сабыр булуы илә аерылып тора. Хәбәрчебезгә аның белән очрашу һәм әңгәмәләшү насыйп булды.

1-10 11-20 21-30 31-40 41-43 Архив

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды