Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Уку курслары:

Күрмәүчеләр өчен


«Ярдәм» мәчете каршында бөтен илгә танылган һәм үз төрендә БДБ илләрендә бердәнбер булган Күрмәүче мөселман инвалидларны тернәкләндерү үзәге эшли.

Һәр ике ай саен бирегә иллеләп кеше укырга кабул ителә. Укыту программасы Луи Брайль системасы буенча Изге Коръәнне укырга өйрәтүдән, ислам нигезләрен, махсус “Jaws” программасы ярдәмендә компьютерга өйрәнүдән, мәдәни программа һәм экскурсияләргә барудан гыйбарәт. Болардан тыш, бу курслар өчен махсус төзелгән яңа бина нәтиҗәсендә яңа мөмкинлекләр ачылды. Хәзер инвалидлар физкультура дәресләренә йөриләр, алар өчен шашка-шахмат ярышлары оештырыла, хастаханәдә эшләүче табиблар тарафыннан медицина буенча дәресләр үткәрелә, аларны шулай ук йорт эшләренә (кул эшләре һәм кулинария) өйрәтәләр, моның өчен аерым бүлмә җиһазландырылган. Мәчет бинасында ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым массаж бүлмәсе бар. Биредәге инвалидларны табиблар даими рәвештә тикшереп тора.

Мәчеттә яңа җиһазлар куелган компьютер классы, китапханә бар, тавыш белән хәбәр итүче лифтлар эшли. Тернәкләндерү үзәгенең тулай торагы бар, анда күрмәүчеләр бөтен шартлары булган бүлмәләрдә яши. Ирләр һәм хатын-кызлар тулай торакның аерым корпусында көн күрә. Алар өчен дәресләр аерым уздырыла.

Күрмәүчеләрнең биредә яшәве, ашавы-эчүе, укуы, хезмәт күрсәтү, шулай ук ике якка да бару өчен курсларны оештыручылар үзләре түли. Курслар тәмамлангач, анда белем алучыларга “Ярдәм” Ислам милли хәйрия фондының мөселманнар китапханәсе тарафыннан әзерләнгән аудио китаплар җыелмасы һәм Брайль системасындагы Коръән китабы бүләк ителә.

Фотоотчетлар:


Яңалыклар:

21.01.2014
Бүген, ягъни 21 гыйнварда Казандагы «Ярдәм» мәчетендә күрмәүче мөселманнарның чираттагы курслары башланды. Тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльметдинова Россиянең төрле төбәкләреннән килгән күрмәүчеләргә дини белем алуның нинди тәртиптә барачагын аңлатты, аларны мөгаллимнәр-мөгаллимәләр ...

18.01.2014
Ставрополь крае мөфтияте Кисловодск шәһәре үзәк мәчете имамы Аслан хәзрәт Шаманов "Ярдәм" сукырларны укыту-тернәкләндерү үзәгенә рәхмәт хаты җибәрде. Аслан хәзрәт Шаманов "Ярдәм" мәчетенең күрмәүчеләр белән эшчәнлеген бөтен Россия мөселманнары һәи ил өчен мөһим гамәл, дип белдерә.

09.01.2014
Казандагы «Ярдәм» мәчетенә танылган тарихчы, тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр Академиясе Тарих институтының милли мәгариф теориясе һәм тарихы Үзәге фәнни хезмәткәре Тәэминә Әхмәт кызы Биктимерова килде.

09.01.2014
Казандагы "Ярдәм” Тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдиновага дөньядагы иң изге, иң күркәм сүзләрне юллыйсы килә.

09.01.2014
1974 елда Казандагы Әдип Хәйретдинов һәм Мәгъшия гаиләсендә дөньяга килгән күрмәүче Идрис белән без соңгы вакытларда көн саен диярлек "Ярдәм” мәчетендә күрешәбез. Шактый ачык йөзле кеше икән, кем әйтмешли, төптән юан чыккан Идрис әфәнде.

08.01.2014
Беркөнне Казандагы Күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге булган "Ярдәм" мәчетенә язучы Нәби Дәүли кызы Гөлфия Дәүләтшина килде һәм безгә әтисе хакында шактый гыйбрәтле хәлләр сөйләде.

08.01.2014
Күрмәүчеләрне "Ярдәм” Тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдиновага Пермьнең Барда районы мөхтәсибе Марат хәзрәт Мозаффаровтан "Рәхмәт хаты” килеп иреште. Анда мондый юллар бар:

08.01.2014
Казанның Мәскәү районны мөселманнары, ә алар аз да түгел, күп тә түгел – 60 мең кешене тәшкил итә, инде дүртенче елын Серов һәм Коләхмәтев урамнары чатында төзелеп килүче яңа мәчетнең ачылуын көтә. Торгынлык чорында тукталып торган төзелештә узган елдан эш тагын кайный башлады. Казанлылардан тыш, әл...

08.01.2014
Элек Казан һәм Татарстан мөселманнары гына түгел, бәлки Россиядәге күзләре күрмәүче әһле ислам изге китабыбыз Коръәнне үз куллары белән тотып уку нигъмәтеннән мәхрүм иде. Моннан 10 ел элек, ягъни 2002 елда «Сөләйман” мәчетенә Илдар хәзрәт Баязитов имам-хатип итеп билгеләнгәч, Аллаһының рәхмәте белән...

08.01.2014
9 ноябрьдә – изге җомга көнендә Казанда яшәүче күзләре күрмәүчеләр өчен тарихи бер вакыйга булды: башкалабыздагы "Рәйхан” хәләл кафесында әзерләнүче йөздән артык ризык турындагы мәгълүмат Брайль хәрефләре белән басылып чыкты.

1-10 11-20 21-30 31-40 41-43 Архив

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды