Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Илдар хәзрәт Баязитов: “Һәммәсе дә Коръәнне өйрәнергә ниятләгән сукыр әбидән башланды”

Мечеть Ярдэм / Күрмәүчеләр өчен / Илдар хәзрәт Баязитов: “Һәммәсе дә Коръәнне өйрәнергә ниятләгән сукыр әбидән башланды”

Илдар хәзрәт Баязитов: “Һәммәсе дә Коръәнне өйрәнергә ниятләгән сукыр әбидән башланды”. Күрмәүчеләр өчен Казанның Мәскәү районны мөселманнары, ә алар аз да түгел, күп тә түгел – 60 мең кешене тәшкил итә, инде дүртенче елын Серов һәм Коләхмәтев урамнары чатында төзелеп килүче яңа мәчетнең ачылуын көтә. Торгынлык чорында тукталып торган төзелештә узган елдан эш тагын кайный башлады. Казанлылардан тыш, әлеге төзелешнең барышын Россиядәге уннарча мең мөселманнар, хәтта чит илләрдәге әһле ислам күзәтә. Эш шунда ки, киләсе җәйдә бирегә хәзерге вакытта "Сөләйман” мәчетендә урнашкан Күзләре күрмәүчеләрне укыту-тернәкләндерү үзәге күчәчәк. Ул чагында бу үзәк инде укырга теләүче сукырларны биш тапкыр күбрәк кабул итә алачак. Без "Сөләйман” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов белән әлеге гаҗәеп комплекста төзелешнең барышы хакында сөйләштек.

- Илдар хәзрәт, Мәскәү районының Серов – Коләхмәтев урамнарындагы яңа мәчеткә ихтыяҗ зур идеме?

Бүген Казанның Мәскәү районында нибары зур булмаган ике мәчет эшләп килә. Аның берсе Левченко бистәсендә урнашкан - "Сөләйман”, икенчесе Декабристлар урамының 111 нче йортындагы пар казанын гыйбадәтханә итеп корган "Әл-Ихлас” мәчете. Королев урамындагы 5 катлы йортның идән астында (подвал) урын алган 60 кеше сыйдырышлы тагын бер гыйбадәтханә бар. Билгеле, Мәскәү районы мөселманнары бу яктан үзләренең хокуклары кысылган дип хис итә иде. Моннан тыш, мәчет булмаган җирдә мөселманнар фатирларда җыелырга мәҗбүр була. Ә бу исә төрле секта өйрәтүләренә юл ача. Ә безгә исә исламның җирле шартларда традицион булып саналган хәнәфи мәзһәбен саклау, ныгыту һәм үстерү мөһим.
Мәскәү районындагы бу иң зур гыйбадәтханә 300 кешене сыйдырырлык итеп төзелә. Аның урыны да уңай җирдә: якында гына сукырларның республика күләмендәге китапханәсе, җәмгыяте, клубы бар; алар үзләре дә шул тирәдә генә яши.


- Бу корылмада бүген нинди эшләр башкарыла? Нәрсәләр инде эшләнгән?


Бина күтәрелде, диварлары штукатурланды. Барлык тышкы эшләре башкарылды. Тәрәзәләрен кую башланды. Якын араларда төзүчеләр манараның гөмбәзен матурларга керешәчәк. Аннары ярымайны гына урнаштырасы кала. Ярымайны да исәпкә алып, манараның иң югары ноктасы 38 метрга җитәчәк. Аннары эчке бизәү эшләрен төгәллисе була. Мәчетне бизәү эшләре проекты белән Татарстан рәссамнары Дмитрий һәм Лилия Мусиннар шөгыльләнә. Мәчет тирәләрен төзекләндерү киләсе елның язында һәм җәендә башкарылачак. Хәзер исә бирегә китерелгән комны тигезләү һәм балчык ташу эшләре алып барыла.
Яңа үзәк мөселманнарның һәм иганәчеләрнең хәйрия ярдәмендә салына. Булышырга теләкләре булган кайбер кешеләр төзелеш материаллары яисә үзләре бирегә килеп эшләп тә ярдәм итә.


- Төзелә торган бинаның үзенчәлеге нидән гыйбарәт?

- Беренчедән, бу тернәкләндерү үзәге мәчет белән бергә төзелгәнлектән, гаҗәеп бер бина булып тора; икенчедән, ул сукырларны укыту максаты белән салына. Аңа охшаш үзәкләр бөтен Бәйсез Дәүләтләр Берлегендә дә юк.
Тернәкләндерү үзәгендә физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр (сукырлар, начар күрүчеләр, ишетмәүчеләр) белем алганлыктан, бу йортта аларга мөмкин кадәр күбрәк шартлар тудырылачак. Бинадагы җиһазлар һәм андагы эчке эшләр дә зәгыйфь кешеләрнең мәнфәгатьләрен исәпкә алып башкарыла. Мәсәлән, мондагы өстәлләр дә гадәти булмаячак, аларның кырыйлары түгәрәкләп эшләнә. Берәү дә килеп бәрелмәсен өчен спортзалның диварларына йомшак маталар куелачак. Укучыларның һәм кизү торучы тәрбиячеләрнең бүлмәләрендә яктылык – тавыш сигнализациясе эшләячәк.


- Тернәкләндерү үзәге яңа бинага күчкәннән соң, "Сөләйман” мәчетенең статусы ничек үзгәрәчәк?

- Левченко бинасындагы үзәк Серов урамына күчә, ә "Сөләйман” мәчете гыйбадәт кылу урыны булып калачак. Яңа үзәктә 20 кеше генә түгел, 100 мөселман тернәкләнү курслары үтә алачак. Казанлылар – көндезге стационарда, читтән килүчеләр тулай торакта яшәп укыячак.
Татарстанда теркәлгән күзләре күрмәүчеләрнең саны – алты меңгә якын, ә Казанда-өч мең тирәсе. Чынлыкта, андый кешеләр өч – дүрт тапкырга күбрәк. Һәм якынча аларның яртысы – мөселманнар.

- Күзләре күрмәүчеләрне Тернәкләндерү үзәген оештыру фикере ничек барлыкка килде? Сез ни өчен мондый эш белән шөгыльләнә башладыгыз?


- Казандагы "Сөләйман” мәчетенә мин 2002 елда эшкә килдем. Балаларның каникулы вакытында биредә лагерьлар оештыра башладык. Бер сменада безгә бер әби – Венера апа үзенең оныкларын китерде. Ул минем каршыма утырды да, балаларны мәчеттә калдырып буламы дип сорады. "Мөмкин, әлбәттә. Гариза языгыз”,-дидем аңа. "Мин яза алмыйм, чөнки күрмим”,-диде ул. Ул апа өчен гаризаны үзем яздым. Смена ахырында Венера апа оныклары өчен рәхмәт әйтергә килгәч, үзенең дә динебезне һәм Коръәнне өйрәнергә теләге булуы турында әйтте. Һәммәсе дә шуннан башланды.
Ул вакытларда мәчеттә уку-укыту бүлеге мөдире булган Мәликә ханым Гыйльметдинова (хәзер ул "Ярдәм” фонды каршындагы Тернәкләндерү үзәге белән җитәкчелек итә) бу мәсьәләнең тарихын өйрәнергә кереште. Россиядә сукырларны тернәкләндерү үзәкләре бар икән. Православие динендәгеләрне тернәкләндерү үзәкләре бар, ә менә мөселманнарны тернәкләндерү үзәге берәү дә юк. Бу дөрес түгел бит, дип уйладык без. Һәркемнең үз рухани мәдәниятен өйрәнергә хакы бар, лабаса! Аннары Мәликә ханым башта Брайль системасының русчасын, соңрак татарчасын һәм гарәпчәсен өйрәнде. Мәликә ханым күзләре күрмәүчеләрне тернәкләндерүнең программасын һәм комплекслы методикасын әзерләде. Анда бу мәсьәләнең рухи-дини, психологик һәм көнкүреш яклары да исәпкә алынган иде. Тәүге курслар 2007 елда оештырылды. Шул ук Венера апа беренче укучыбыз булды.Украина, Кыргызстан, Казахстан, Мәскәү, Түбән Новгород, Перьм, Башкортстан һәм, әлбәттә, Татарстаннан, башка төбәкләрдән килгән 700дән артык шәкерт бездә тернәкләнү узды инде. Сүз уңаеннан шунысын да әйтим: күптән түгел Мәликә ханымның күзләре күрмәүче инвалидларны тернәкләндерүгә ярдәм итә торган "Зрячим о незрячих” дигән китабы басылып чыкты.

- Яңа үзәкнең бинасын салуны кем башлап йөрде?


- 2008 елда инде бер меңгә якын кеше биредә тернәкләнү узарга теләк белдерде. Аларның яртысы балалар иде. Кызганыч ки, без моның кадәрле кешене кабул итә алмыйбыз. Шул ук 2008 елда "Сөләйман” мәчетенә Казан мэры Илсур Метшин килде. Күзләре күрмәүчеләр белән безнең ничек эшләгәнне карады, сукырлар белән аралашты, биредә күп кенә тәэсирләр алды. Тернәкләнү узарга теләге булучыларның санын һәм бездәге кысынкылыкны белгәч, ул иркенрәк бина хакында уйлана башлады. Яңа тернәкләнү үзәге өчен яраклы урын табылды һәм декабрь аенда Коләхмәтев – Серов урамнары кисешкән җирдә беренче нигез ташы салынды. Торгынлык чорында матди мөмкинлек булмау сәбәпле, төзелеш туктатылды. 2011 елдан ул яңартылды.
Ул вакытлардан бирле Левченко бистәсендә дә күп кенә үзгәрешләр булды. Мэрның булышуы нәтиҗәсендә, мәчет ишегалды гына түгел, аның янындагы юллар, тротуарлар асфальтланды, яңартылды. Күзләре күрмәүчеләр хәзер анда егылмыйча йөри инде.


- Курсларны узганнан соң, сукырларның тормышы үзгәрәме?


- Безнең үзәк хезмәткәрләре – моңа яхшы мисал. Алар безгә тернәкләнү курслары узарга дип килделәр һәм башкаларга ярдәм итү өчен биредә эшкә калдылар. Коръәндә һәм хәдисләрдә кем күзе күрмәүчегә 40 адым ясарга булыша, шул җәннәтле була диелгән.
Күзләре күрмәүче Фәнис Мингәрәев, мәсәлән, курсларда укучыларны компьютер белеменә төшендерә, Илгизәр Хәмидуллин "Нур” нәшрияте үзәгендә Брайль системасы буенча китаплар бастыру өчен җаваплы, Руслан Закиров сукырларны укыта, Илгизәр Сибагатов аларны җирле шартларны файдаланып йөрергә өйрәтә, Идрис Хәйретдинов спорт чаралары оештыра. Аларның һәммәсе дә – сукырлар, ләкин тулы канлы тормыш алып баралар. Кайберләре хәтта үзләренә пар табып, гаилә бәхетенә иреште.

- "Сөләйман” мәчете базасында Сез китаплар, газеталар нәшер итү белән дә шөгыльләнәсез. Алар аша укучыларга нинди фикерләр ирештерергә ниятлисез?

- Үзебезнең "Мусульманские вести» дигән беренче газетабызны чыгара башлаганда, төп максатыбыз динебезне аклаудан гыйбарәт иде. 2001 елның 11 сентябрендә Америкада булган вакыйгалардан соң, әһле исламга пычрак атуларын карап торуы җиңелләрдән түгел иде. Бу хәл минем кебек диндар кешенең күңеленә тирән җәрәхәт ясады. Моннан тыш, кешеләр мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәүче күп кенә мәхәлләләрнең уңай эшчәнлеген күрсәтү мәслихәт. Бу бурыч хәзерге көндә дә актуаль булып кала бирә. Без динебезнең асыл нигезен күрсәтергә омтылабыз. Бихисап яшьләр бүген ислам белән кызыксына, тик, кызганыч ки, аларның күбесе дини белемне тиешле булмаган чыганаклардан ала. Шуңа күрә кайберәүләр ялгыш юлга кереп китеп саташа. Ялгышулар булмасын өчен без үзебезнең традицион кыйммәтләрне таратырга омтылабыз. Ваһһабчылык мәсьәләсен югарыдан әмер биреп кенә хәл кылып булмый, биредә имамнарның актив эшчәнлек алып барулары сорала. Шәхси ММЧлар – шул гамәлнең бер коралы.

Әңгәмәдәш – Александра ШМЕЛЕВА, "Заречье» газетасы, Казан

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды