Казандагы "Ярдәм” Тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдиновага дөньядагы иң изге, иң күркәм сүзләрне юллыйсы килә.
Олы йөрәкле Мәликә ханым һәм "Ярдәм” Тернәкләндерү үзәге хатын-кызлары! Сезнең барыгызны да бу якшәмбедә булачак Әниләр бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйм. Сезгә саулык-сәламәтлек, балалар, оныклар шатлыгы, күңелле мәшәкатьләр теләп, шигыремне бүләк итәсем килә.
Әни, карашларың көтә
Безне ерак сәфәрдән.
Энә күзе им, диләр бит,
Саклый хәвеф-хәтәрдән.
Чыр-чу үскән балаларың
Хәер-фатиха көтә.
Тәмле телең, йомшак сүзең
Язмышны җиңеләйтә.
Иман нурың балкып тора.
Син – сабырлык өлгесе.
Аяк асларыңда синең
Ул җәннәт төшенчәсе.
Киңәшләрең һәрчак кирәк,
Шәфкать тулы йөрәгең.
Вакыт әзрәк: рәнҗи күрмә,-
Бик мөһим бәхиллегең.
Бурычлыбыз синең алда:
Аз булыр нишләсәк тә...
Бәрәкәтле тыныч гомер
Телибез киләчәктә.
Кыскасы, без Казан белән Пермь өлкәсенең Барда районы арасына тузан да төшермибез. Татарстан башкаласыннан чакыру алуга, шунда ук "Ярдәм” мәчетенә килеп, дини белем алырга керешәбез.
Бу юлы без Бардадан 4 кеше – Марат Санников, Линда Габдрәшитова, Гөлназ Петрушина һәм мин килдем. Безне биредә бик җылы вә дустанә кабул иткәннәре һәм түләүсез укытканнары өчен "Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовка, Күрмәче мөселманнарны тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдиновага һәм башка хезмәткәрләргә Аллаһының рәхмәте вә олуг нигъмәтләре булсын иде.
Әмирә ҮТӘГӘНЕВА