Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Кисловодск шәһәре имамы "Ярдәм" үзәгенә рәхмәт хаты җибәрде

Мечеть Ярдэм / Күрмәүчеләр өчен / Кисловодск шәһәре имамы "Ярдәм" үзәгенә рәхмәт хаты җибәрде

Кисловодск шәһәре имамы "Ярдәм" үзәгенә рәхмәт хаты җибәрде. Күрмәүчеләр өчен Ставрополь крае мөфтияте Кисловодск шәһәре үзәк мәчете имамы Аслан хәзрәт Шаманов "Ярдәм" сукырларны укыту-тернәкләндерү үзәгенә рәхмәт хаты җибәрде. Аслан хәзрәт Шаманов "Ярдәм" мәчетенең күрмәүчеләр белән эшчәнлеген бөтен Россия мөселманнары һәи ил өчен мөһим гамәл, дип белдерә.

Имам шулай ук Кисловодск үзәк мәхәлләсе вәкиле Хәдичә ханым Загуләеваның үзәктә Коръән өйрәнү курсы узуы өчен зур рәхмәт әйтә.

- "Ярдәм" үзәге күрмәүчеләр өчен генә түгел, бөтен мөселман өммәте һәм илебез Россия өчен кирәк. Эшләрегездә зур уңышлар телим, кешеләр сезгә ярдәм итеп торсын-, дигән Кисловодск имамы Шаманов.

"Ярдәм" мәчете матбугат хезмәте

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды