Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Уку курслары:

Күрмәүчеләр өчен


«Ярдәм» мәчете каршында бөтен илгә танылган һәм үз төрендә БДБ илләрендә бердәнбер булган Күрмәүче мөселман инвалидларны тернәкләндерү үзәге эшли.

Һәр ике ай саен бирегә иллеләп кеше укырга кабул ителә. Укыту программасы Луи Брайль системасы буенча Изге Коръәнне укырга өйрәтүдән, ислам нигезләрен, махсус “Jaws” программасы ярдәмендә компьютерга өйрәнүдән, мәдәни программа һәм экскурсияләргә барудан гыйбарәт. Болардан тыш, бу курслар өчен махсус төзелгән яңа бина нәтиҗәсендә яңа мөмкинлекләр ачылды. Хәзер инвалидлар физкультура дәресләренә йөриләр, алар өчен шашка-шахмат ярышлары оештырыла, хастаханәдә эшләүче табиблар тарафыннан медицина буенча дәресләр үткәрелә, аларны шулай ук йорт эшләренә (кул эшләре һәм кулинария) өйрәтәләр, моның өчен аерым бүлмә җиһазландырылган. Мәчет бинасында ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым массаж бүлмәсе бар. Биредәге инвалидларны табиблар даими рәвештә тикшереп тора.

Мәчеттә яңа җиһазлар куелган компьютер классы, китапханә бар, тавыш белән хәбәр итүче лифтлар эшли. Тернәкләндерү үзәгенең тулай торагы бар, анда күрмәүчеләр бөтен шартлары булган бүлмәләрдә яши. Ирләр һәм хатын-кызлар тулай торакның аерым корпусында көн күрә. Алар өчен дәресләр аерым уздырыла.

Күрмәүчеләрнең биредә яшәве, ашавы-эчүе, укуы, хезмәт күрсәтү, шулай ук ике якка да бару өчен курсларны оештыручылар үзләре түли. Курслар тәмамлангач, анда белем алучыларга “Ярдәм” Ислам милли хәйрия фондының мөселманнар китапханәсе тарафыннан әзерләнгән аудио китаплар җыелмасы һәм Брайль системасындагы Коръән китабы бүләк ителә.

Фотоотчетлар:


Яңалыклар:

13.03.2014
Бүген, ягъни 13 мартта Татарстан прокуроры Илдус Сәет улы Нәфыйков Казандагы "Ярдәм” мәчетен карады һәм үзенең биредә күргәннәреннән канәгать калды. Аңа гыйбадәтханәнең истәлекле урыннарын, фарыз залын, күрмәүчеләрне укыту бүлмәләрен мәчетнең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов күрсәтте.

22.02.2014
«Ярдәм» Ислам милли хәйрия фонды президенты И. Ф. Исмәгыйлев исеменә Пермь өлкәсе Барда районыннан "Рәхмәт хаты” килеп иреште. Анда мондый юллар бар:

12.02.2014
Сочида Олимпиада барган бу көннәрдә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм кешеләрне физик культура, спортка җәлеп итү максатыннан, Казаныбызда да төрле чаралар үткәрелә. Шундыйларның берсе "Ярдәм” мәчетендә дини белем алучы бераз күрүче шәкертләргә Шамил Галиев исемендәге "Спорт музее”н күрсәтү оеш...

11.02.2014
Галимә, тарих фәннәре кандидаты Тәиминә Биктимерова "Ярдәм" мәчетендә күрмәүчеләр һәм мәхәллә халкы өчен дәресләр бирә.

11.02.2014
"Ярдәм" күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге турында "Зримая вера" дип аталган фильм төшерелде.

04.02.2014
"Ярдәм" мәчетендә күрмәүчеләр "Шоудаун" өстәл теннисында уйный башлады. Өстәл теннисында күрмәүчеләр шарны тавыш ярдәмендә ишетеп уйный.

01.02.2014
5 февраль көнне, көндезге 14:00 сәгатьтә яшь шагыйрә Лилия Сәләхетдинованың иҗат кичәсе узачак.

29.01.2014
50 яшендә беренче китабы чыгып, бу вакыйгадан нибары 7 ел үтүенә карамастан, Рөстәм Зәкуан гаять танылган шагыйрь. Йөзләгән шигыренә җыр язылган, алар, шул исәптән, Салават Фәтхетдинов репертуарында да бар.

27.01.2014
Рабигуль-әүвәл аенда һәр тарафта Мәүлет бәйрәмнәре уздырыла. Ай ахырында, дөресрәге, милади ай исәбе белән 25 гыйнварда ул "Ярдәм” мәчетендә зурлап үткәрелде.

25.01.2014
Төркиянең Казандагы Генераль консулы Сабри Ангылы Луи Брайль системасындагы 4 Коръәнне "Ярдәм” мәчетенә һәм андагы укыту-тернәкләндерү үзәгенә тапшырды.

1-10 11-20 21-30 31-40 41-43 Архив

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды