
Төркиянең Казандагы Генераль консулы Сабри Ангылы Луи Брайль системасындагы 4 Коръәнне "Ярдәм” мәчетенә һәм андагы укыту-тернәкләндерү үзәгенә тапшырды.
Кичә, ягъни 23 гыйнварда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Төркиянең Казандагы генконсулы Сабри Тунчем Ангылы белән очрашты.
Югары кунак "Ярдәм” мәчетендәге күрмәүчеләрне тернәкләндерү өчен Луи Брайль системасында язылган берничә Коръән китабын бүләк итте.
Әлеге бүләккә үзәк күрмәүчеләре олуг рәхмәт сүзләре әйтте.
"Ярдәм” мәчете матбугат хезмәте