Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Уку курслары:

Күрмәүчеләр өчен


«Ярдәм» мәчете каршында бөтен илгә танылган һәм үз төрендә БДБ илләрендә бердәнбер булган Күрмәүче мөселман инвалидларны тернәкләндерү үзәге эшли.

Һәр ике ай саен бирегә иллеләп кеше укырга кабул ителә. Укыту программасы Луи Брайль системасы буенча Изге Коръәнне укырга өйрәтүдән, ислам нигезләрен, махсус “Jaws” программасы ярдәмендә компьютерга өйрәнүдән, мәдәни программа һәм экскурсияләргә барудан гыйбарәт. Болардан тыш, бу курслар өчен махсус төзелгән яңа бина нәтиҗәсендә яңа мөмкинлекләр ачылды. Хәзер инвалидлар физкультура дәресләренә йөриләр, алар өчен шашка-шахмат ярышлары оештырыла, хастаханәдә эшләүче табиблар тарафыннан медицина буенча дәресләр үткәрелә, аларны шулай ук йорт эшләренә (кул эшләре һәм кулинария) өйрәтәләр, моның өчен аерым бүлмә җиһазландырылган. Мәчет бинасында ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым массаж бүлмәсе бар. Биредәге инвалидларны табиблар даими рәвештә тикшереп тора.

Мәчеттә яңа җиһазлар куелган компьютер классы, китапханә бар, тавыш белән хәбәр итүче лифтлар эшли. Тернәкләндерү үзәгенең тулай торагы бар, анда күрмәүчеләр бөтен шартлары булган бүлмәләрдә яши. Ирләр һәм хатын-кызлар тулай торакның аерым корпусында көн күрә. Алар өчен дәресләр аерым уздырыла.

Күрмәүчеләрнең биредә яшәве, ашавы-эчүе, укуы, хезмәт күрсәтү, шулай ук ике якка да бару өчен курсларны оештыручылар үзләре түли. Курслар тәмамлангач, анда белем алучыларга “Ярдәм” Ислам милли хәйрия фондының мөселманнар китапханәсе тарафыннан әзерләнгән аудио китаплар җыелмасы һәм Брайль системасындагы Коръән китабы бүләк ителә.

Фотоотчетлар:


Яңалыклар:

04.06.2014
Беренче төркем күрмәүче Идрис Әдип улы Хәйретдинов белән мин “Ярдәм” мәчетендә ныгытып таныштым, хәтта дуслашып киттем дияргә була. Самими йөзле, барлык сорауларыңа рәхәтләндереп җавап бирүче Идрис әфәнде белән беркөнне хәтта әңгәмә корып алырга уйладым. Шул уңайдан, аңа берничә сорау белән мөрәҗәга...

30.05.2014
Казандагы “Ярдәм” мәчетендә беренче тапкыр Бөтенроссия өстәл теннисы буенча ярышлар булып узды. Анда гомуми 19 спортчы катнашты.

27.05.2014
Рәхилә Мәүлетова Казандагы “Ярдәм” күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәгенә Ульян өлкәсенең Иске Кулаткы районыннан әле беренче тапкыр гына белем алырга килде. Иске Кулаткыда ул 40 елга якын аш-су остасы булып эшләгән. Шуларның 25 елын - бер кафеда, ә 14ен мәктәптә балалар ашатып үткәргән.

07.05.2014
Казандагы “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов Чистай каласының Бөтенроссия күрмәүчеләр оешмасы рәисе Р. Г. Гардиевтан Рәхмәт хаты алды. Анда мондый юллар бар:

05.05.2014
“Ярдәм” мәчетенә укырга килгән ул ханым белән әңгәмәбез гадәттәгечә башланмады. Үзенең исем-фамилиясен әйтүдән баш тартты ул. “Сез минем фамилиямне Мәликә ханымнан сорап белә аласыз, анысы. Әмма аны язарга яраклы дип санамыйм”,-диде ул. Шулай да үзенең яңа исемен: “Мин – Хәдичә Әмирова”,-дип әйтә ал...

30.04.2014
Әссаләмәгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ! Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Сезгә Дагыстаннан күп сәламнәр алып килдем. Миңа Аллаһының рәхмәте белән Татарстан башкаласы Казандагы “Ярдәм” мәчетендә – Тернәкләндерү үзәгендә булырга туры килде.

17.04.2014
Үземнең язачак ханым-мөгаллимәне табигатьнең кыю бер кошына- бөркеткә тиңләп сүз башлавым тикмәгә түгел. Ул башта Казандагы "Сөләйман” мәчетендә каһарманнар гына башкара торган эш-гамәлләре белән тирә-яктагыларны әсир итте. Ә аның юл башы чукракларга булышудан башлана. Анда кул хәрәкәтләре белән мак...

16.04.2014
Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның "Мөселман баласы. Тәрбия турында" дип аталган китабы Луи Брайл системасында күзләре күрмәүчеләр өчен махсус басылды. Китапны "Ярдәм" мәчете каршында эшләүче "Зур Казан" нәшрият үзәге нәшер итте. Халык яратып укый торган дини китаплар авторы, танылган ди...

29.03.2014
Изге җомга көнендә Казандагы «Ярдәм» мәчетенә – күрмәүчеләрне укыту-тернәкләндерү үзәгенә күренекле татар җырчысы, мөгаллимә, Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева килеп китте. Миңа аның белән зур булмаган әңгәмә кору насыйп булды.

17.03.2014
Г.Камал театры артистлары Равил Шәрәфиев һәм Эмиль Талипов Казанның “Ярдәм” мәчетенә һәм реабилитация үзәгенә кунакка килделәр.

1-10 11-20 21-30 31-40 41-43 Архив

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды