Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Хәдичә Әмирова: Миннән ни өчен гафу үтенүләрен аңламадым

Мечеть Ярдэм / Күрмәүчеләр өчен / Хәдичә Әмирова: Миннән ни өчен гафу үтенүләрен аңламадым

Хәдичә Әмирова: Миннән ни өчен гафу үтенүләрен аңламадым. Күрмәүчеләр өчен “Ярдәм” мәчетенә укырга килгән ул ханым белән әңгәмәбез гадәттәгечә башланмады. Үзенең исем-фамилиясен әйтүдән баш тартты ул. “Сез минем фамилиямне Мәликә ханымнан сорап белә аласыз, анысы. Әмма аны язарга яраклы дип санамыйм”,-диде ул. Шулай да үзенең яңа исемен: “Мин – Хәдичә Әмирова”,-дип әйтә алды. Шулай да миңа аның белән гәп кору насыйп булды.

-Хәдичә ханым, Сез “Ярдәм” мәчетенә тәүге тапкыр кайчан килдегез?

-Узган елның сентябрь башында, 7 нче сентябрьдә, дип истә калган. «Ярдәм” мәчете тантаналы рәвештә ачылганнан соң, бу – кешеләрне тәүге кабул итү иде. Ә хәзер бу дүртенче тапкыр бирегә килүем.

-Мәчеттән алган тәэсирләрегез нинди?

-Бу мәчет – уникаль очрак. Мәликә ханым – шулай ук уникаль кеше. Күрмәүче мөселманнарга Коръән укырга өйрәтә торган мондый мәчет башка беркайда да юк. Мин Бельгиядә, Испаниядә, Германиядә, Казахстанда, Россиянең төрле шәһәрләрендә булдым, әмма мондый үзәкне беркайда да очратмадым. Гадәти тернәкләндерү үзәкләре бар барын, әмма изге китапны өйрәтә торганы юк. “Бу -бөек могҗиза”,-диде безнең Кисловодск мәчете имамы.

-Сезгә ислам диненә килүе җайлы булмагандыр. Сезнең динегез башка идеме?

-Дөресен генә әйткәндә, мин бернинди диндә дә түгел идем. Әйтерсең, Аллаһы Тәгалә мине махсус ислам дине өчен саклаган. Мин Казахстанда мөселманнар арасында яшәдем. Ашхабадта торганга күрә дә минем күңелемә ислам дине якын иде. Әгәр каян булса да мин дога яки азан авазы ишетсәм, сәҗдәгә китәсем килә иде. Мин инде күптән ислам диненә кереп киткән булыр идем, әгәр намаз укырга өйрәтүче булса.

-Ә күзләрегезне ничек югалттыгыз?

-Күзләремне мин әкрен генә югалттым. Балачактан ук миндә глаукома бар иде. Кем шунда ук күрү сәләтен югалта, аларга авыррак, билгеле. Ә минем алай булмады. Бу хәл миндә шактый сузылды. Шуңа күрә мин үземә әле дә кирәк чакта чәй салып эчә алам. Менә хәзер дә бүлмәдәш кызларым мине ай буена кизү итеп сайлап куйдылар. 12 ел элек мин бөтенләй сукыр калдым. Ул вакытта иптәш кызларым мине Германиягә кунакка чакырдылар. Менә шул чагында мин үземнең бөтенләй сукыр калганлыгымны аңладым. Мин Бельгиядә дә, Төркиядә дә булдым, ә Германиягә хәтта 4 тапкыр бардым.

-Ә бирегә ничек килеп эләктегез?

-Мин Казанда 15 ел яшәп киткән идем инде. Мин биредә массажистлыкка укыдым. Ә ислам динен 2012 елның 18 октябрендә кабул иттем. Без бу датаны хәзер минем икенче туган көнем буларак билгеләп узабыз. Үземнең иптәш кызларыма: “Мин Коръән укырга телим”,-дип белдердем. Аларның берсе: “Мин сиңа Коръән укырга өйрәтә торган урынны эзләп табам барыбер”,-дип ышандырды. Бик зыялы, акыллы кыз иде ул. Ул барлык интернетны карап чыкты диярлек. Барыбер теләгенә иреште: күрмәүчеләргә изге китап укырга өйрәтүче Казандагы “Сөләйман” мәчетен эзләп тапты. Ул Тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова белән дә сөйләшкән. Әмма Мәликә ханым тиздән башка мәчеткә күчәчәкләре, шунда иң беренче кеше итеп кабул итәчәкләре турында әйткән. Бу хәл миңа канатлар куйган сыман булды. Хәзер мин бирегә дүртенче мәртәбә килдем. Үземнең өйрәнгән сүрәләрне Мәликә ханымга укып күрсәтмәкче булам. Хаталары да бардыр, дип уйлыйм. Шуларны төзәтү, башка сүрәләрне өйрәнү максаты белән килдем бу юлы. Моннан тыш, бирегә үзем Пятигорскида Коръән укып алган дипломны күрсәтү өчен дә килдем. Мин 15 ләп сүрәне яттан беләм инде. Дөрес, әлегә бу күрсәткеч алай ук мактанырлык түгел, башка шәкертләр күбрәкне дә белә.

-Сезнең гаиләгездә күрмәүчеләр бар идеме әллә?

-Безнең гаиләдә күрмәүчеләр беркайчан да булмаган. Әтием – чегән, әнием рус хатын-кызы иде. Алар инде күптән вафат булды. Мин алар гаиләсендәге соңгы бала. Әнием мине 43 яшендә тапкан. Барлык туганнарым Себердә яши. Без алар белән бик сирәк күрешәбез. Күзләрем сукырайгач, туганнарым мине яхшы кабул итмәде. Мин аларга кирәксез бер йөк булам, имеш. Хәзерге вакытта Кисловодск каласында ялгызым яшим.

-Пятигорскида алган диплом ничек килеп чыкты ул?

-Пятигорскида бөтен Кавказ буенча күзлеләрнең Коръән укучылар конкурсы булып узды. Тере экспонат рәвешендә аңа мине дә чакырдылар. Алар мине бер могҗиза буларак, кабул иттеләр. Башта минем хакта мәгълүмат бирделәр, Казандагы Тернәкләндерү үзәгендә укыганлыгым турында әйттеләр. Ахырдан мин үзем дә чыгыш ясадым. Кулларым ярдәмендә Коръәнне укып күрсәттем. Алар бу хәлне могҗизага тиңләде. Залдагылар мине ихлас күңелдән котладылар, хатын-кызлар кочаклап алдылар. Күпләр хәтта гафу итүемне сорадылар. Аларның ни өчен миннән гафу үтенгәннәрен аңламадым. Аллаһыдан гафу үтенеп, изге китапны өйрәнә башласалар, бәлки аларны Раббыбыз ярлыкар һәм Үзенең рәхмәтен салыр. Мин аларга Коръәнне өйрәнә башларга беркайчан да соң түгеллеге хакында әйттем. “Күзле булсак та, ни өчен без Коръәнне укый алмыйбыз, безгә Сезнең алда кыен”,-диде кайберәүләр. Күрмәгәнгә күрә дә Раббыбыз бәлки безгә Коръәнне укырга мөмкинлек бирәдер, дигән җавапны ишеткәч, кардәшләребез тынычланып калдылар һәм изге китапны әкренләп өйрәнә башларга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Әлбәттә, мин монысы өчен дә бик шат идем.

Әңгәмәдәш – Хатыйп ГӘРӘЙ

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды