Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Идрис Хәйретдинов: «Иң зур хыялым – хаҗга бару”

Мечеть Ярдэм / Күрмәүчеләр өчен / Идрис Хәйретдинов: «Иң зур хыялым – хаҗга бару”

Идрис Хәйретдинов: «Иң зур хыялым – хаҗга бару”. Күрмәүчеләр өчен Беренче төркем күрмәүче Идрис Әдип улы Хәйретдинов белән мин “Ярдәм” мәчетендә ныгытып таныштым, хәтта дуслашып киттем дияргә була. Самими йөзле, барлык сорауларыңа рәхәтләндереп җавап бирүче Идрис әфәнде белән беркөнне хәтта әңгәмә корып алырга уйладым. Шул уңайдан, аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттем.

-Идрис әфәнде, ничәнче елгы Сез? Кайда тудыгыз? Гомумән, үзегез турында сөйләсәгез иде.

-1974 елның 8 февралендә Казанда тудым мин. Әтием Әдип исемле, Буа районының Лачыбашы авылында туып үскән. Әнием Мәгъшия исә Балык Бистәсе районының Чирмешән дигән саласыннан. Балачактан ук күзләрем йомшак күрә иде. - 6 лы диоптрикалы күзлекләр киеп йөрдем. Спорт белән шөгыльләнергә ниятем бар иде, табиблар рөхсәт итмәде. 1981- 1989 елларда Казан Артиллерия училищесы каршындагы 126 нчы урта мәктәптә белем алдым. Бик актив идем ул чакларда. Күзләрем дә ярыйсы ук әйбәт күрә иде әле. !989 елда Павлюхиндагы Энергия техникумына укырга кердем. Әллә инде күбрәк укып җибәрдемме, диплом эшен язганда, бер күземне югалттым. Бер елга академик ял алдым, аннары техникумны кызыл дипломга тәмамладым. Бер фирмада менеджер булып эшләдем. 1995 елда, ягъни 21 яшемдә Түбән Новгородка барганда, бөтенләй сукырайдым. Табиблар күз челтәре катламына зыян килгән, диделәр. Аннары берничә тапкыр Мәскәүдәге Федоровск үзәгенә бардым. Алардан да бернәрсә килеп чыкмады. Кыскасы, күзләремне кайтарып булмады.

-Бик кыен чаклар булгандыр бу Сезнең өчен, шулаймы?

-Әйе, кыенның да кыены инде. Бөтенроссия Сукырлар җәмгыятенең Казандагы бүлегеннән шунда ук килделәр, анысы. Күңел төшенкелегенә бирелмәскә өндәделәр. Брайльчә укырга өйрәтәбез, диделәр. Брайль системасының рус хәрефләренә нигезләнгәне иде ул. Мин аны Сукырлар җәмгыятенә барып, ай ярым вакыт эчендә өйрәндем. Аннары: “Алга таба нишләргә?”- дигән сорау туды. Кисловодскида массажчыга укыталар, әмма анда барып булмый, чөнки кеше ярдәменнән башка йөри алмыйм. Менеджерлыкны да ташларга туры килде. Кинәт сукырайган кешедә психологик яктан ниндидер бер җайсыз, уңайсыз халәт барлыкка килә икән. Яшисе килмәгән чаклар да була икән. Дөрес, мин үзем андый ук чиккә барып җитмәдем, чөнки әнием исән иде әле ул вакытларда. Ул ашарга да пешерде, кием-салымны да гел чиста тотты. Аннары дусларым да бик әйбәт иде минем. Алар: “Идрис, сиңа нәрсә?”-дип гел, кем әйтмешли, бер алдыма, биш артыма төшеп тордылар. Техникумда Дамир исемле бер егет белән бергә укыган идем. Ул бик ышанычлы дуска әйләнде, һәрчак миңа булышып торды һәм хәзер дә төрле мәсьәләләрдә ярдәм итә. Мин аннары Казан дәүләт университетының юристлар әзерләүче факультетына укырга керергә уйладым һәм озакка сузмыйча документларымны шунда илтеп тә бирдем. Һәм Аллаһының ярдәме, үземнең тырышлыгым нәтиҗәсендә беренче елны ук теләгемә дә ирештем, ягъни укырга кердем. Шатлыгымның иге-чиге юк иде бу мизгелләрдә! 5 ел укыдым мин университетта. Әни мин сукыраю белән үк пенсиягә чыкты. Ул мине университетка илтеп куя иде. Аннан кайтканда инде үзем кайтам. Шулай итеп, мөстәкыйль йөрергә өйрәндем. Ә инде икенче сменада укыганда, үзем генә чыгып китә идем. Кәрәзле телефоннар юк иде әле ул чакларда. Ә сәгатем бар иде. Аны бертуган абыем Ильяс алып бирде. Тагын шунысы авыр булды: гаиләдә башка берәүнең дә күзләре минеке сыман түгел, ягъни барысы да күрә иделәр. Мин алдыма үзем йөри башларга кирәк дигән максат куйдым. Ник дигәндә, дуслар белән очрашасы, кызлар белән күрешәсе була бит инде. Кызлар янына әниеңне алып бара алмыйсың бит инде.

-Күреп торуымча, син шактый уңышка ирешкәнсең бу өлкәдә.

-Әйе, Аллага шөкер дип әйтим. Баштарак психологик яктан бик авыр булды. Аннары өйрәндем инде. Университетта да яңа дуслар барлыкка килде. Шәхсән тәҗрибә алу ниятеннән, юрист булып судларга йөрдем. Аннары Мәскәүгә барып, Бөтенроссия Сукырлар җәмгыятенең идарә составы квалификациясен күтәрү институтында белем алдым. Алар миңа шактый белем бирделәр. Мине хәзер директор итеп тә, аның урынбасары итеп тә куярга мөмкиннәр иде. Минем белән бергә укыганнар арасында бүгенге көндә директорлар, урынбасарлар да бар инде. Шулай да мин башка юл белән киттем: 2006 елда үземнең оешмамны төзедем. Берничә күрмәүче ир заты белән без “Юридик консультация» ачтык. 3 ел буена без аны ярыйсы ук әйбәт эшләтеп җибәрдек. Тик миңа барырга ара ерак иде бу оешмага кадәр. Без аны ябырга мәҗбүр булдык. Аннары өй янындагы төзелеш фирмасына юрист булып күчтем мин.

-Дингә кереп китүгез ничек булды?

-2006 елда тәүге тапкыр Казандагы “Сөләйман” мәчетенә килдем мин. Аңа хәтле 15 ел буена уразаны тота идем инде. Әнием Мәгъшия намазлы кеше иде минем. Уразаны аның белән бергә тоттык. Шул ук елны йөрәк өянәге кузгалып китеп, 68 яшендә әнием вафат булды. Аллаһының тагын бер сынавы булды бу минем өчен. Ул елны үзем генә тотып карадым уразаны, тик авырга туры килде. Берничә ел буена тота алмадым мин уразаны. 2011 елда мине дустым Дамирның туганнан туган апасы Миләүшә чакырды ифтар мәҗлесенә. 3 көн булса да, уразамны тотып карыйм инде, дип уйладым. Шулай итеп, 3 көн буена тоттым мин уразаны. Аннары инде ни өчен дүртенчесен тотмаска әле дигән фикергә килдем. Уразаның соңгы 10 көнлеге генә калган иде, мин аларның барысын да тоттым ул елны. Икенче елны инде тулысынча тоттым уразаны. Шул рәвешле, мин әни үлгәч барлыкка килгән рухи торгынлыктан чыктым, дип авыз тутырып әйтә алам. “Сөләйман” мәчетенә намаз укырга һәм ифтар мәҗлесләренә йөри башладым. Күңелем тагын да күтәрелеп китте. 2013 елның көзендә “Ярдәм” мәчетенең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов: “Әйдә, безгә укытучы булып кил”,-дип телефоннан шалтыратты. Башта миңа компьютерда эшләрсең дигәннәр иде, аннары Брайльне укытырга калдырдылар. Русча Брайльне мин шактый әйбәт белә идем бит инде.

-Идрис хәзрәт, әтиең белән генә яшисең икән дип ишеттем. Яшең дә бара. Өйләнергә уйлыйсыңмы?

-Мин берничә тапкыр кызлар белән очрашып карадым. Элек марҗа кызлары туры килде. Әни дә ул вакытта: “Миңа марҗа кызлары кирәк түгел, татар кызлары булсын”,-дигән таләп куйган иде. Мин алар белән араны өздем. Хәзер мөселман кызлары белән танышырга ниятлим. Ә туй кайчан булыр, анысын белмим әле. Аны белсә, Аллаһы Тәгалә генә беләдер.

-Иң зур хыялыгыз нинди, Идрис әфәнде?

-Иң зур хыялым – хаҗга бару. Фани дөньяда яшәгәндә, кешенең барыбер гөнаһлары, хәрам эшләре барлыкка килә. Хаҗга барсаң, аннан гөнаһсыз сабый баладай кайтасың диләр бит. Гамәл дәфтәрең яңадан ачыла дигән сүзләр дә бар. Ул дәфтәрне изге эшләрдән башлар идем.

-Хәзер әтиегез белән генә яшисезме?

-Әйе, әти белән генә яшим. Аңа хәзер 78 яшь. Ул инде өйдә генә йөри. Барлык өй эшләре хәзер минем өстә. Ашарга да үзем пешерәм, кием-салымны да үзем юам.

-Киләчәккә нинди уйлар, хыяллар белән яшисез?

-Ислам юлында хезмәт итәргә уйлыйм. Тик мин фәкать мәчеттә генә эшләрмен дип әйтә алмыйм. Ислам юлында булачакмын, иншә Аллаһ. Хәрамнәргә, тыелган гамәлләргә кермичә яшәүләр насыйп булса иде, иншә Аллаһ. Ислам динен тотып, хак юлдан барулар насыйп булсын иде. Исламга килгәч, мөселман булгач, шуны аңладым: холкым бик кискен иде минем. Аллаһы Тәгалә шуңа сукырайткандыр дип аңладым. Хак Тәгалә мине яман эшләрдән, гөнаһлы гамәлләрдән саклау өчен дә сукырайткандыр, дип уйладым. Әйтик, бизнеска кереп китүем дә шуның нәтиҗәсе булгандыр. Туганнан туган абыемны хәтта үтерделәр. Ә ул эшкуар иде...

Әңгәмәдәш – Хатыйп ГӘРӘЙ

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды