Казандагы “Ярдәм” мәчетендә беренче тапкыр Бөтенроссия өстәл теннисы буенча ярышлар булып узды. Анда гомуми 19 спортчы катнашты.
Спортның бу төрендә ир затлары арасында Башкортстаннан килгән Салават Гыйлаев беренче урынны алды. Икенчедә – Илфат Гиниятуллин (Тәтеш районы). Өченчедә – Гыймран Чебукаев (Бельгия).
Өстәл теннисында хатын-кызлар арасында Казаннан Камәрия Тарасова җиңүче дип танылды. Икенчедә – Әминә Кункуева (Дагыстан). Өченче урынны исә Башкортстан вәкиле Альбина Әсәдуллина яулады.
"Ярдәм" мәчете матбугат хезмәте