Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Дагыстаннан күрмәүче шәкертләр: Биредә инвалидлар өчен рәхәт яшәү урыны күрдек

Мечеть Ярдэм / Күрмәүчеләр өчен / Дагыстаннан күрмәүче шәкертләр: Биредә инвалидлар өчен рәхәт яшәү урыны күрдек

Дагыстаннан күрмәүче шәкертләр: Биредә инвалидлар өчен рәхәт яшәү урыны күрдек. Күрмәүчеләр өчен Әссаләмәгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ! Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Сезгә Дагыстаннан күп сәламнәр алып килдем. Миңа Аллаһының рәхмәте белән Татарстан башкаласы Казандагы “Ярдәм” мәчетендә – Тернәкләндерү үзәгендә булырга туры килде.

Минем белән якташларым Ильяс, Сабина, Әхмәт, Гомәрәсхаб та килгән иде. Безне вокзал янында ук туганнарча каршыладылар һәм “Ярдәм” мәчетенә алып килделәр. Ишек бусагасыннан ук безне “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов һәм Күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова каршыладылар.

Без ислам дәүләтендә яшәсәк тә, Дагыстанда күрмәүчеләрне Коръән укырга өйрәтүче үзәк юк. Без монда татар халкы уллары һәм хатын-кызлары белән дуслаштык, аңлаштык. Биредә Коръән һәм намаз укырга өйрәндек. Динебезнең нигезе – иман. Биредә иманыбызны ныгыттык. Мондагы укытучы-мөгаллимәләрнең рухи пакьлеге дә безне шатландырды.

Биредә туклану, сәламәтлекне ныгыту, компьютерда өйрәнү хакыйкый, анда хикмәт бар. Ислам дине нигезләрен безгә Рамил хәзрәт Ибраһимов аңлатты. Шул рәвешле, без биредә инвалидлар өчен рәхәт яшәү үрнәген күрдек.

Безне биредә театрларга, музейларга алып бардылар. Бөек Ватан сугышы музеенда шагыйрь Муса Җәлил батырлыгы хакында белдек. Безне Казан шәһәре буйлап экскурсиягә дә алып бардылар. Монда эшләүчеләрнең барысына да Аллаһының рәхмәтләре яусын!

Сезгә иң изге теләкләр һәм туганлык сәламе белән Мөэминәт АЛИБӘКОВА

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды