Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Бөркетләр очканда чыныга... (Мәликә Гыйльметдинова)

Мечеть Ярдэм / Күрмәүчеләр өчен / Бөркетләр очканда чыныга... (Мәликә Гыйльметдинова)

Бөркетләр очканда чыныга... (Мәликә Гыйльметдинова). Күрмәүчеләр өчен Үземнең язачак ханым-мөгаллимәне табигатьнең кыю бер кошына- бөркеткә тиңләп сүз башлавым тикмәгә түгел. Ул башта Казандагы "Сөләйман” мәчетендә каһарманнар гына башкара торган эш-гамәлләре белән тирә-яктагыларны әсир итте. Ә аның юл башы чукракларга булышудан башлана. Анда кул хәрәкәтләре белән максатка ирешелә.

Аларны өйрәтү үзе бер хезмәт иде. Казанда Ласточкина исемендәге мәктәп-интернатта укучы чукрак балаларга озак кына вакыт дәрес бирде Мәликә ханым. Берсендә без мәктәпкә бергә барган идек. Язып та чыккан идем. Әлбәттә, ул елларда балаларны төрле секталарга тарту, җәлеп итү җанланып киткән чак иде. Ул чактагы мәктәп-интернатның директоры Мәликә ханымга олы рәхмәтләрен әйтте. Әйе, биредә православие һәм ислам әхлагы балаларга әйбәтләп аңлатылды, чукраклар гаделлек-хаклык һәм ислам дине нигезләре белән теләп өйрәнделәр. Бу вакытлар 2002 еллар иде. Күпләр бу хәбәрне ишетеп, ”Сөләйман “мәчетен эзләп килеп, анда да гыйлем алдылар. Мәликә ханым остазбикә буларак, чукрак балалар җәйләвен дә үткәрде. Хәзер инде элек укыганнар “Ярдәм” мәчетен эзләп киләләр һәм гыйлемнәрен арттыралар.

Аннары Мәликә остазбикә Гыйльметдинова күрмәүчеләр-сукырлар галәме белән якынлашу хакында “баш вата” башлый. Алар да байтак икән бит. Дөньяда Луи Брайль системасыннан файдаланучылар барлыгын, моның мөһимлеген аңлап, аны өйрәнергә тотына һәм максатына ирешә.

Луи Брайль системасы дөньяда өч гасыр кешеләргә хезмәт күрсәтә икән. Гарәбстанда 15 ел бу система - халыкка хезмәт итмәктә. Русиядә әлеге ысул 9 ел – гамәлдә. Ә Татарстанда 2005 елдан алып әлеге система ” Сөләйман” мәчетендә һәм “ Ярдәм” мәчетендә укытыла. Брайль системасында язу җайланмасы да булдырылган. Мәликә ханым күрмәүчеләрне укыту серенә тотынганнан соң, башкаларга өйрәтүдә бик күп серләрне үзе төшендереп, язып, ярдәмлекләр булдыра һәм аларны күрмәүчеләргә тарата. Күрмәүчеләр бик күп Коръән сүрәләрен Мәликә ханым язганнардан укырга өйрәнә. Тагын иң мөһиме шул: Мәликә ханым хаҗга баргач, Гарәбстаннан йөз Коръән алып кайта. Бу - батырлыкка тиң чара. Әле ул гынамы? Күрмәүчеләрне тернәкләндерү максатында, “ Зрячим о незрячих” дигән китапка күз салыйк әле. Аның авторлары - Мәликә Гыйльметдинова һәм Гөлназ Сабитова.

Әлеге китап, андагы язмалар адәм баласына яшәү көче - кодрәт өсти. Кешегә җәмгыятьтә үз урынын табарга булыша китап . Укыту-методик кулланма буларак, ул Русиядә ислам нигезләрен өйрәтүче Луи Брайль системасында бердәнбер китап. Әлеге кабатланмас китап белән үзегез дә таныша аласыз. Монда Мәликә ханымның реформаторлыгын күрерсез, аңларсыз. Әлегедәй галим кешене дәүләт бүләгенә тәкъдим итәләр. Уйлашыйк! Әлеге үрнәк - Русиядә бердәнбер. Хәзер “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә Бөтенрусиядән - Башкортстан, Дагыстан, Чечня, Чувашия, Марий Иле республикаларыннан, Ульяновск, Пермь, Түбән Новгорд, Волгоград өлкәләреннән бик күпләр рәхмәтләрен укый-укый, гыйлем алып китәләр.

Төрле төбәкләрдән чакырып, күрмәүчеләрне Брайль системасы белән Коръән укырга өйрәтү - ул үзе үк могҗизага һәм батырлыкка тиң бер хезмәт бит! Алай гынамы? Күрмәүче балаларны укыту-Коръән ятлату - дөньяда күрелмәгән бер биеклек! Алар төрле ярышларда катнаша һәм алдынгы урыннарны алалар. Без үткәрә торган әдәп-әхлаклы булу һәм дөрес итеп Коръән уку буенча “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” дигән бәйгедә инде менә ничә еллар алар - җиңүчеләр. Аллага шөкер!

Чечнядагы Грозный шәһәрендә Рамзан Кадыйров үткәргән күрмәүчеләр бәйгесендә Аяз Хәлимов - беренче урынны алды. Икенче, өченче урынны алганнар да "Сөләйман”, “ Ярдәм” мәчетендә укыган Аязның иптәшләре иде. Инде килеп, Русиянең төрле төбәкләреннән килеп укучы хатын-кызлар хакында әйтмәсәм, язмам тулы булмас иде. Алар арасында Брайль системасын ныклап үзләштергән, әйбәтләп Коръән укучылар сафы артканнан-арта бара. Араларында үз хисләрен шигырь юлларына салучылар, хәтта китап чыгаручылар, мөнәҗәтчеләр дә бар. Коръән уку Раббыбызның рәхмәт-хикмәте аларны бәхет балкышы белән бүләкләде.

Мәликә абыстай Гыйльметдинова эш-ният-гамәлләренә тагын бөтен мөселман хатын-кызларының тормыш-көнкуреше, яшәү рәвеше, сәламәтлеге, аш-су әзерләү, мөселманча киенү серләрен аңлату максатыннан, “ Ярдәм” мәчетендә “ Мөселман хатын-кызлары клубы”н оештырды. Узган елда клубның бик күп утырышлары узды. Аларда укытучылар да, төрле авыру буенча табибәләр дә - заманча бизнес ледилар да катнашты. Әлеге утырышларда Тереза Камалова, Латифа Сәмигуллина, Лилия Җиһаншина бик файдалы чыгышлар ясадылар.

Әмма, тагын да мөһимрәк чара үткәрелде әлеге клубның бер кичәсендә. Ислам һәм мөселман хатын-кызларының сәламәтлеге мәсьәләсе хакында җитди мәсьәлә күтәрелде. Бу турыда Татарстанның атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты, сәламәтлек саклау белгече Хисаметдинов Илдар Фирдәвес улы чыгыш ясады. Даруханә фармацевты Гүзәлия Вәгыйзова да ислам һәм сәламәтлек хакында чыгыш ясады. Клуб утырышларының берсендә югары категорияле мөселман табибы маммолог-онколог үз чыгышында яман шеш белән авыручыларның артуына борчылуын сөйләде. Биредә хатын-кызлар, әни, ир хатыны, хуҗәбикә үзенең аңа әманәт итеп бирелгән вазифалар саклау зарурлыгы аңлатылды.

Клуб утырышы-җыелышларында Коръәнне мәгънәсен аңлап уку һәм иманлы булуның әһәмиятләре хакында да чыгышлар булды. Мәчетнең мөгаллиме, галим Руслан Фәрхетдинов мәсьәләне аңлатып, ачып бирде.
Узган елның декабрь аенда да Коръән уку һәм фикһ фәне буенча лекцияләр тыңланды.

“ Ярдәм” мәчетендә уза торган “ Мөселман хатын-кызлар Клубы” Президенты Мәликә Гыйльметдинова киләчәктәге эш-гамәлеңдә дә уңышлар телибез!

Әйе, бөркетләр очканда чыныга...

Алда да Мәликә кардәшебезне игелекле эшләр көтә әле!...

Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды