Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Ислам Костуев: 40 көн буена рәттән җәмәгать белән укылган намаз тәмугтан коткара

Мечеть Ярдэм / Күрмәүчеләр өчен / Ислам Костуев: 40 көн буена рәттән җәмәгать белән укылган намаз тәмугтан коткара

Ислам Костуев: 40 көн буена рәттән җәмәгать белән укылган намаз тәмугтан коткара. Күрмәүчеләр өчен Ингушетиядән Казанга Брайльчә Коръәнне укырга өйрәнү өчен килгән күзләре күрмәүче Ислам Костуев башкалардан зур гәүдәле һәм сабыр булуы илә аерылып тора. Хәбәрчебезгә аның белән очрашу һәм әңгәмәләшү насыйп булды.

-Ислам әфәнде, күзләрегез тумыштан ук күрмиме, әллә башка берәр сәбәбе булдымы?

-Мин 1973 елның 1 ноябрендә Ингушетиянең элекке башкаласы Назраньдә күзләре әйбәт күрә торган кеше булып дөньяга килгәнмен. Автомәктәпкә укырга кергәндә, медицина тикшерүе уздым. Шунда күзләрең 105 процент диделәр. Аннары мин профтехучилищега укырга кердем, бу уку йортын кызыл дипломга тәмамладым. 1991 елда Россиядә беренче буларак, Ислам институты ачылды. Ул вакытларда мин бик тырышып динебезне өйрәндем, башкаладагы мәчеткә намаз укырга йөрдем. Ислам институтына укырга керергә ниятләдем. Әмма хыялымны тормышка ашыру насыйп булмаган икән. 1992 елның октябрендә Осетия – Ингушетия хәрби конфликты башланды. Назраньдагы Килешү мәйданында минем өчен көтелмәгән коточкыч хәл булды: ерак түгел генә танкка каршы ата торган граната шартлап, контузия алдым, аңымны югалттым. Аңыма килгәндә, ике күземне дә югалтканлыгымны аңладым. Көннәрем – төнгә әйләнде, әйтерсең, караңгылык эченә чумдым. Бар тормышым мәгънәсезгә әйләнгәндәй тоелды. Бу хәлләр 19 яшьлек егет чагымда барлыкка килде. Инде ул вакыйгалардан соң да озын-озак 20 ел вакыт узды. Бу гомерем хастаханәләр юлын таптап узды. Әмма барыбер күзләрем кояш яктылыгын күрүдән мәхрүм калды. Бу чорда мин башка бернинди эш белән дә шөгыльләнмәдем. Кулларым эшкә ятмады. Аллаһының рәхмәтләре булсын туганнарыма, дусларыма. Алар миңа күңелсезләнергә ирек бирмәде.

-Осетин-ингуш конфликты турында тәфсилләбрәк сөйләсәгез иде.
-Бу низаг күптәннән бара инде. 1944 елда Сталин ингуш, чечен, балкарларны Себергә сөргенгә сөрә. Анда җибәргәнчегә хәтле "Пригородный район” Ингушетия биләмәсенә кергән була. 13 елдан соң безнең халык туган якларга әйләнеп кайта, әмма ул район инде Төньяк Осетиягә бирелгән була. Анда ингушлар бихисап күп яши. Осетиядә алар кысылган рәвештә көн күрә. Сталин белән Берия шул хәлгә төшерде безне. Бүгенге көндә дә дошманлашу дәвам итә. Аның иң кайнар чагы 1992 елга туры килде. Әлеге бәхәс хәрби конфликтка кадәр үсеп җитеп, 4 көн эчендә 500дән артык кеше үтерелде, яраланучылар да хисапсыз булды. Аны Россия үз гаскәрен кертеп кенә туктата алды. Аннары ул инде партизаннар сугышына әйләнеп китте.

-Ингушетиядә ислам диненең торышы ничек?

-Бездә элек тә дин бөтенләй үк бетмәде. Хәзер исә дин үсештә. Меңәрләгән мәчетләр эшләп тора. Җомга вакытында гына түгел, мондый көннәрдә дә алар намаз укучы мөселманнар белән тулы була. Бүгенге көндә Ингушетия башкаласы Магаста Европада иң зур гыйбадәтханә төзелеп килә. Ул 10 мең кеше сыешлы булачак. Тагын Приево дигән авылда да шундый ук мәчет салыныр, дип көтелә.

-Мин сезне Чечняда узган елда Брайль системасы буенча үткәрелгән бәйгедә катнашкан дип ишеткән идем. Анда ничәнче урынны алдыгыз?
-Әле ул вакытларда Брайль системасын өйрәнеп кенә йөри идем. Конкурстан тыш катнаштым мин. Бармакларым белән начар укый идем әле. Яттан белгән сүрәләрне генә укыдым. Брайль хәрефләрен дә ике көн эчендә генә өйрәндем. Ә аңа ким дигәндә, бер атна вакыт кирәк. Дөрес, Хәвәш Оздуев шалтыраткач, мин Грозныйга барып, берникадәр вакыт Брайльчәне өйрәндем. Ә инде Казанда белемемне ныгытырга була дигән хәбәрне алгач, Татарстанга барырга шатланып риза булдым.

-Казанда укулар түләүсез дигәч, башта ышанмагансыздыр да әле.

-Россия мөфтиенең Равил хәзрәт Гайнетдиневнең татар кешесе икәнлеген белгәч, Татарстанда Брайльчә Коръәнне укыта алуларына никтер ышандым мин. Аннары телевизор аша да Татарстан турында күп тапшырулар тыңларга туры килде. Сезнең икътисадыгызның көчле, мөмкинлекләрегезнең дә зур икәнлеген белә идем. Интернет һәм танышларым аша да сезнең хакта уңай фикерләрне күп ишеттем. Казанда Брайльчәне укып кайткан Рамзан Мостаев та Казан турында җылы сүзләрне күп сөйләде. Кыскасы шул: сезнең хакта күбрәк белгән саен миндә ислам динен ныграк өйрәнергә була дигән фикер ныгыды. Ә инде Хәвәш Оздуев Казанга шалтыратып, Күзләре күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова белән телефон аша сөйләшеп, аннан ризалык алгач, әйтерсең, безгә канатлар үсеп чыкты. Без, 8 мөселман кешесе: дүртебез - Чечнядан, дүртебез - Ингушетиядән, быелның 6 мартында һич икеләнүсез Казанга дип чыгып киттек. 8 мартта Казанга килеп җиттек. Монда безне бик җылы һәм дустанә каршы алдылар. Биредә безнең бер генә проблемабыз да юк. Безне ашаталар, эчертәләр, яшәргә урын бирәләр. Биредә мин гарәп шрифтындагы Брайль системасын гына өйрәнеп калмадым, 10 сүрә, 7 дога ятладым, компьютерны өйрәндем. Тагын шунысы бар: монда көн дә җәмәгать белән 5 вакыт намаз укыйбыз.

-Сез башкаларга караганда алдан килдегез, бер айдан соң да калып укырга теләк белдергәнсез. Моның сере нәрсәдә?

-Әйе, без "Сөләйман” мәчетендә 33 көн буена Коръән укырга өйрәндек. Үзебездә вакытта минем өлкәннәрдән "Әгәр мөселман кешесе җәмәгать белән 40 көн буена 5 вакыт намаз укыса, аңа тәмуг хәрам була” дигән хәдисне ишеткәнем бар иде. Бу көннәрдә Казанда безгә нәкъ әнә шушы хәдисне тормышка ашыру мөмкинлеге туды. Бу хакта өлкәннәребез Хәмзәт Алмазхановка һәм Хәвәш Оздуевка әйткәч, алар бу фикерне хупладылар. Кыскасы, без тагын бер атнага Казанда калырга кирәк дигән карарга килдек. Кирәк була калса, ашау-эчү чыгымнарын да үзебез капларга дип уйладык. Бу хакта Мәликә ханымга белдергәч, ул: "Рәхим итегез, калыгыз. Тырышып укыган кешеләргә без бары куанабыз гына. Чыгымнарны да үзебез күтәрәбез”,-диде. Биредә без искитмәле яхшы мөселманнарга тап булдык. Мәчет имамы Илдар хәзрәт Баязитовка, "Ярдәм” фонды президенты Илһам Исмәгыйлевка, әлбәттә, Мәликә Гыйльметдиновага, мөгаллимнәр Ибраһим Шаһимәрдәновка, Фәнис Мингәрәевкә, башка хезмәткәрләргә олуг рәхмәтләребезне белдерәбез. Алар искитмәле яхшы кешеләр. Минем бирегә тагын килергә исәбем бар. Анысында инде изге китапны укуны ныграк камилләштерермен дип уйлыйм. "Сөләйман” мәчете ул – никадәрле зур Россиядә күзләре күрмәүче мөселманнар өчен бердәнбер җәннәт почмагы. Мондый урын башка беркайда да юк!

-Ингушетия Илбашы Юнысбәк Евкуровның мәчеткә килеп китүе дә сезгә илһам бирми калмагандыр, шулаймы?

-Әйе, һичшиксез шулай дип әйтә алам: башта Казандагы Халыклар дуслыгы йортында, аннары "Сөләйман” мәчетендә үзебезнең Илбашын күрү һәм аның белән аралашу безнең өчен ифрат дәрәҗәдә рәхәт булды. Туган яклардан читтә ватандашларың белән очрашу кәефне югары күтәрә бит ул! Казанда ингушларның җәмгыяте бар. Шулар ярдәмендә без Халыклар дуслыгы йортында Юнысбәк әфәнде белән күрештек һәм аңа Тернәкләндерү үзәгендә укуыбыз турында сөйләдек. Ул икенче көнне үк бу мәчеткә килеп, безнең ничек укуыбыз белән кызыксынды, гыйбадәтханә әһелләре белән танышты, казанлыларның эшчәнлегенә югары бәя бирде. Юнысбәк безгә Ингушетиядә шундый ук Тернәкләндерү үзәген ачарга җыену хакында да белдерде. Аллаһының рәхмәтләре яусын аңа!

Әңгәмәдәш – Хатыйп ГӘРӘЙ

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды