Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Ярдәм» мәчетендә күрмәүчеләрнең чираттагы курслары төгәлләнде

Мечеть Ярдэм / Күрмәүчеләр өчен / «Ярдәм» мәчетендә күрмәүчеләрнең чираттагы курслары төгәлләнде

«Ярдәм» мәчетендә күрмәүчеләрнең чираттагы курслары төгәлләнде. Күрмәүчеләр өчен

Яңа 2017 ел башында “Ярдәм” Милли ислами хәйрия фонды күрмәүчеләр өчен курслар оештырды. Аңа соңгы вакытларда үткәрелгән курсларга караганда саны буенча иң күп шәкертләр килде.

Быелның 20 февралендә курсларның рәсми ябылу тантанасы үткәрелде. Әлеге кичәдә “Ярдәм” мәчетенә җомга намазларына йөрүче ишетмәүче инвалидлар да катнашты. Шунысын да билгеләп узу мәслихәт: бу тантанага Бельгиядән үзләренең уллары Гыймранны (рәсемдә сулдан беренче булып басып тора) күрергә килгән кунаклар да бар иде. Гыймран тәхфиз классында белем ала, ягъни ул Изге Коръәнне яттан өйрәнә.

Күрмәүчеләр һәм азрак күрүчеләрнең бер айлык курсларында белем алган шәкертләр “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовка, “Ярдәм” фонды президенты Илһам Исмәгыйлевка, Күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдиновага курсларны югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен олуг рәхмәтләрен ирештерделәр.

“Ярдәм”дә белем алган шәкертләр укытучыларның тырышлыгы, түземлелеге һәм дәресләрне оста алып барганлыклары өчен җылы фикерләрен әйттеләр.
Биредәге гореф-гадәт буенча һәр шәкерткә эре хәрефле Коръәннең 30 нчы җүзе яки Луи Брайль системасындагы изге китаплар, Мәликә ханым хаҗдан алып кайткан тәсбихләр һәм башка бүләкләр тапшырылды.

Мөгаллим Рафаэль Мифтахов исә шахмат, армреслинг, дартц ярышларында җиңү яулаган күрмәүчеләрне бүләкләде.

“Без бу юлы бик күп идек һәм нык дуслаштык”,-диделәр күрмәүчеләр хушлашу сүзләрендә. Илнең төрле төбәкләрендә яшәүче күрмәүчеләр курслар төгәлләнгәч тә бер-берсен онытмыйлар, үзара аралашуларын дәвам итәләр.
Укытучылар шәкертләрнең тырышлыгын, уңышларын билгеләп уздылар һәм Коръән укуларын ташламаска, монда алган белемнәрен өйгә кайткач кабатларга кирәк дигән киңәшләрен әйттеләр.

Мәликә ханым Гыйльметдинова 11 марттан сиртмәле арбада йөрүчеләрнең курслары башланырга тиеш булуы хакында белдерде. Ә шуңа кадәр “Ярдәм” мәчете хезмәткәрләре бу төр инвалидларны каршы алырга әзерләнә. Тик монда тагын бер “ләкин” бар икән: күрмәүчеләрнең кайберләре мәчет җитәкчелегеннән үзләренә тагын беразга кадәр “Ярдәм”дә калырга рөхсәт сорганнар. Әлбәттә, мәчет җитәкчелеге аларга каршы килә алмаган, чөнки биредә белем алуны дәвам итәргә теләүчеләр бары хуплана гына.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды