Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Ярдәм» тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләрнең быелгы укыту курслары башланды

Мечеть Ярдэм / Күрмәүчеләр өчен / «Ярдәм» тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләрнең быелгы укыту курслары башланды

«Ярдәм» тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләрнең быелгы укыту курслары башланды. Күрмәүчеләр өчен

«Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләрне һәм азрак күрүчеләрне динебезгә өйрәтү, укыту буенча быелгы яңа курслар башланды. Алар гыйнвар аенда башланып, февраль азагына кадәр дәвам итәр, дип көтелә.

“Ярдәм”дәге тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова сүзләренчә, бу курсларга ерак Дагыстанда, Саратов өлкәсендә, Башкортстан, Мордовия, Мари Илендә, Ижевскида яшәүчеләр һәм, әлбәттә, үзебезнең Татарстан вәкилләре килде. Бу юлы аларның саны 6 дистәгә якын, шуларның 45е “Ярдәм”гә тәүге тапкыр килүчеләр. Араларында 3 рус милләтеннән булган кешеләр дә бар.

Ерак һәм якын төбәкләрдән килгән күрмәүчеләр җыелып беткәннән соң, алар белән җыелышып сөйләшү булды; тернәкләнүчеләрне укыту-дәвалау үзәге, мөгаллим-мөгаллимәләр, мәчеттәге имамнар, тернәкләнү программасы белән дә таныштырдылар, шул ук вакытта үзәкнең эчке кагыйдәләрен дә аңлаттылар.

Бу юлы күрмәүчеләр компьютер программасын, җирле шартларны исәпкә алып, йөрергә өйрәнәчәкләр, алар белән психологик эш тә алып барылачак. Аларның чыгымнарын элеккеге еллардагы кебек үк, “Ярдәм” Милли ислами хәйрия фонды күтәрәчәк.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды