Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Ярдәм» үзәгендәге күрмәүчеләр Кариев исемендәге театрга бардылар

Мечеть Ярдэм / Күрмәүчеләр өчен / «Ярдәм» үзәгендәге күрмәүчеләр Кариев исемендәге театрга бардылар

«Ярдәм» үзәгендәге күрмәүчеләр Кариев исемендәге театрга бардылар. Күрмәүчеләр өчен

«Ярдәм» дәвалау-укыту үзәгендә белем алучы күрмәүчеләр һәм азрак күрүчеләр узган җомгада Казандагы Кариев исемендәге театрга барып, «Улыбыз өйләнә, ә без аерылабыз» дигән спектакль карадылар. Бу күркәм әсәр беркемне дә битараф калдырмады, диясе килә, чөнки анда “йөрәктәге-йөрәккә” дигән хисләр өермәсен хәтта күзләре күрмәгән, хәтта татар булмаган кешеләр дә аңларлык иде.

Спектакльдән залдагы кешеләр үзләренә гыйбрәт алып, андагы уңай геойлардан үрнәк алырга, тискәренә ошамаска кирәк дигән нәтиҗә ясагандыр.

21 гыйнварда башланган курслар тәмамланырга әле шактый ара бар, димәк, күрмәүчеләр башкалабыз Казандагы башка театрларга да йөри алачак, дигән сүз бу.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды