Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

9 декабрьдә – “Сөләйман” мәчетендә Мәүлид кичәсе

Мечеть Ярдэм / Ислам нигезләре / 9 декабрьдә – “Сөләйман” мәчетендә Мәүлид кичәсе

9 декабрьдә – “Сөләйман” мәчетендә Мәүлид кичәсе. Ислам нигезләре

Иртәгә, ягъни 9 декабрьдә Казандагы Левченко бистәсендәге “Сөләйман” мәчетендә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган көне – Мәүлид кичәсе үткәрелә.

Рабигүл әүвәл аеның 12 нче көне ислам дөньясында зур тантана көне буларак билгеләп үтелә (быелгы 2016 елда ул 11-12 декабрьга туры килә, Пәйгамбәребезнең туган ае исә Мәүлид ае, дип атала).

Бу көн бөтен дөнья мөселманнарының зур бәйрәме санала. Бу көнне сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вә сәлләм дөньяга килгән. Шул көннән башлап, ислам нуры киң җәелгән. Бик күп могҗизалар пәйда булган. Хәзерге көндә күп яшьләребез Мәүлид бәйрәменең тарихын, бу көн ни өчен бәйрәм дип аталуын, «Мәүлид» сүзенең мәгънәсен ачык итеп белмидер. Тик ата-бабадан калган бәйрәм дип кенә аңлыйлар. «Мәүлид» — гарәп сүзе — туу дигән мәгънәгә ия. Үзебезчә әйтсәк, иң сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вә сәлләмнең дөньяга килгән көне, дигән сүз була. Аллаһы Тәгалә аңа Пәйгамбәрлек бирде, Коръән иңдерде. Җир йөзендә ислам динен җәелдерергә һәм бәндәләрне шул дингә өндәргә боерды. Хәзрәте Рәсүл Әкрам, Аллаһы Тәгаләнең иң якын Илчесе буларак, туры юлны — дөнья вә ахирәттә мәңгелек бәхет-сәгадәткә, рәхмәткә ирешү юлын ислам дине белән күрсәтте. Шуңа күрә аның туган көне зур бәйрәм буларак үткәрелә. Аның шәфәгатен өмет итеп салаватлар әйтелә. Ахырзаман Пәйгамбәре булган сөекле Пәйгамбәребезнең туган көнен бәйрәм итү хакында галимнәр ул вафат булганнан соң 600 елга кадәр тарихта мәгьлүмат тапмаганнар, белмәгәннәр. Шул еллар үткәннән соң, Ирбил падишаһы Мәлик Мозаффар әбү Сәгыйть бине Гали Рәсүлуллаһка мәхәббәтеннән, бик юмартлыгыннан, зур аш мәҗлесе әзерләп, күп халыкны җыеп, кунак итүне һәм күп хәер-сәдакалар бирүне гадәткә керткән. Үзе исән чагында һәр елны меңнәрчә галим-голәмәләрне, фәкыйрьләрне җыеп, зур аш мәҗлесе үткәрә торган булган. Шул мәҗлесләрдә Рәсүлуллаһны хөрмәт илә искә төшереп, «Мәүлид шәриф» касыйдәсе укып, салаватлар әйтә торган булганнар. Шушы күркәм гадәт тора-бара бөтен илләргә таралып, һәр җирдә мөселманнарның сагынып, көтеп ала торган изге бәйрәменә әйләнеп киткән.

Мөхәммәд (с.г.в.) туган вакытта бик күп маҗаралы хәлләр күзәтелгән. Корәеш кабиләсе аксакалларыннан берсе булган Мөхәммәднең бабасы Габделмоталлиб түбәндәгеләрне әйтеп калдырган:

«Мөхәммәд (с.г.в.) туган төндә Кәгъбә тирәли йөрү йоласы башкара идем. Төн уртасыннан соң Кәгъбә Ибраһим яшәгән урынга эндәшеп дога укыды һәм әлеге сүзләрне әйтте: «Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр! Мине мәҗүсилек пычраклыгыннан чистарттылар, дөньяның әшәкелегеннән, бозыклыгыннан арындырдылар.
Бөтен потлар ауды. Потларның иң зурысы — Хубан исемлесе дә егылды. Шуннан соң кемдер: «Әминә Мөхәммәдне тудырды», — диде. Мин Сафа тавына мендем. Шундый шау-шулы иде монда, әйтерсең, бөтен кош-кортлар, җанварлар Мәккәгә җыелган.
Шул көнне Кисра сарае ишелде. Утка табынучыларның мең еллар буена янган уты сүнде. Сава диңгезе кипте”.

...Мондый күркәм мәҗлесләр 2013 елга кадәр “Сөләйман” мәчетендә дә еш уздырылды. Бирегә 2002 елда Илдар хәзрәт Баязитов имам-хатип булып килгәч, мәчеттәге изге гамәлләр тагын да куәтләнеп китте. Ә инде 2013 елда Күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге Серов һәм Коләхмәтев урамнары чатына урнашкан “Ярдәм” мәчетенә күчкәч, “Сөләйман”дагы дини тормыш берникадәр сүлпәнләнеп калган иде. Бирегә Дамир хәзрәт Мәрвәров имам-хатип булып билгеләнгәч, янәдән “Сөләйман”дагы ислами хәят яңарыш алырга кереште. Иртәгә булачак Мәүлет кичәсе шуның ачык чагылышы буладыр.

“Сөләйман” дагы җомга намазының вәгазе дә Пәйгамбәребезнең туган көненә багышланып сөйләнәчәк. Шулай ук бу көнне соңгы сөекле Пәйгамбәребезгә дә салаватлар, мактаулар әйтелер, дип көтелә. Әлеге бәйрәмгә күп кенә кунаклар чакырулы.


Мөхтәрәм җәмәгать, әгәр сезнең дә әлеге мәҗлестә катнашасыгыз килсә, “Сөләйман” мәчетенә рәхим итегез, үкенмәссез.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды