Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

«Ярдәм” МИХ фонды президенты “Стоп ИГИЛ” дигән конференция эшендә катнашты

Мечеть Ярдэм / Ислам нигезләре / «Ярдәм” МИХ фонды президенты “Стоп ИГИЛ” дигән конференция эшендә катнашты

«Ярдәм” МИХ фонды президенты “Стоп ИГИЛ” дигән конференция эшендә катнашты. Ислам нигезләре

“Ярдәм” Милли ислами хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев “Стоп ИГИЛ! Урал экстремизмга һәм террорчылыкка каршы” дигән төбәкара фәнни-гамәли конференция эшендә катнашты. Бу чара Екатеринбург каласында булып узды. Урал дәүләт тау университетының “Патшалар залы”нда Уралның акыл ияләре, өлкә хакимияте вәкилләре һәм дини затлар җыелды.

Алар халыкара террорчылыкка каршы кулланылучы алымнарны тикшерделәр.

Чыгыш ясаучылар арасында Свердлов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Абдул-Коддус Ашарин, Александр Невский исемендәге собор протоирее Александр Новопашин һәм башкалар бар иде.

Илһам Исмәгыйлевнең темасы: “Татарстанның радикализмга һәм экстремизмга каршы көрәшү эшчәнлеге”. Ул Татарстанда барлыкка килгән милләтара һәм динара тәҗрибә белән уртаклашты. Шулай ук залдагыларга “Ярдәм” Хәйрия фондының экстремизмның җәелеп китүенә каршы профилактика үткәрү эшчәнлеге хакында сөйләде.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды