Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Әлмира Әдиатуллина: “Казанда Сөембикә мәчетен төзи алсак иде”

Мечеть Ярдэм / Ислам нигезләре / Әлмира Әдиатуллина: “Казанда Сөембикә мәчетен төзи алсак иде”

Әлмира Әдиатуллина: “Казанда Сөембикә мәчетен төзи алсак иде”. Ислам нигезләре

Бүген, ягъни 9 декабрьдә, изге җомга көнендә Казандагы “Сөләйман” мәчетендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафаның (с.г.в.) туган көненә багышлап Мәүлид кичәсе үткәрелде.

Бу тантана уңаеннан, әлеге гыйбадәтханәдә мөселманнар шактый күп җыелды, мәчетнең фарыз залы тулы иде. Дөресен әйтергә кирәк, Күрмәүчеләрне Тернәкләндерү үзәге “Сөләйман”нан “Ярдәм” гыйбадәтханәсенә китеп баргач, әлеге мәчеттә дини тормыш берникадәр сүлпәнләнеп калган иде. Бирегә моннан ике ел элек ут күршебез Башкортстаннан Дамир хәзрәт Мәрвәров имам хатыйп булып килгәч, ислами мәгыйшәт әкренләп җанлана башлады. Миңа бүгенге мәҗлес шуның бер мисалы булып күренде.

Дамир хәзрәтнең җомга вәгазе дә Пәйгамбәребезнең тормышына багышланган иде. Тарихлардан мәгълүм булганча, Мәүлид бәйрәмен (Пәйгамбәребезнең туган көненә багышланган мәҗлесләр) беренче тапкыр XII гасырда Ирбил каласында үткәрә башлаганнар. Шул шәһәрнең ихласлы хакиме Мәлик Мозаффар Әбү Сәгыйд Пәйгамбәребезне бик яраткан һәм аның шәфәгатен өмет итеп, касыйдәләрне (Пәйгамбәребезнең тормышы турындагы тезмә әсәрләр) укыр өчен диндар галимнәрне үзе янына җыйган. Шул рәвешле, Мәүлид кичәсенә нигез салынган. Алар касыйдәләрне гарәпчә һәм үз телләрендә укыганнар. Мәүлид бәйрәмендә Пәйгамбәребезгә салаватлар (мактаулар) әйтелгән, ул көнне төрле ризыклар әзерләнгән, мохтаҗларга, ятимнәргә сәдакалар, киемнәр бирелгән. Кызганыч, кайберәүләр Мәүлидне уздыру бидгать, ягъни куркыныч гамәл дигәннәр. Мәүлид бәйрәме Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) заманында бер дә үткәрелмәгән бит, дип аңлатканнар. Ә сәхабәләр заманыда Пәйгамбәрнең тормышы турында сөйләү ихтыяҗы булмаган, чөнки сәхабәләр Пәйгамбәрне һәркөнне күргән, һәрвакыт аның янында булган.

Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) салаватлар ирештерергә кирәклеге хакында күп кенә сүрәләрдә әйтелгән. Мәсәлән, “Әхзаб” сүрәсенең 56 нчы аятендә: “Аллаһ Үзе һәм Аның фәрештәләре Пәйгамбәргә салават әйтәләр, сез дә Пәйгамбәргә салават вә сәлам әйтегез”,-диелгән.

Бүгенге Мәүлид кичәсендә Татарстан мөслимәләре иҗтимагый оешмасы рәйсәсе Әлмира апа Әдиатуллина да катнашты. Ул: “...Ялкаулыгыбыз нәтиҗәседер инде, без нигәдер балаларыбызны ислам дине рухында тәрбияләмибез. Ә менә “Ярдәм” мәчетенә йөрүче балалар Коръән укырга өйрәнә. Минем бер хыялым бар: үзем исән чакта Казанда “Сөембикә” мәчетен төзи алсак иде. Мин моның өчен акча да җыя башлаган идем. Без Воровский тукталышы янындагы мәйданда урын да алган идек. Тик ул җирне инде сатып җибәргәннәр. Шулай итеп, бүгенге көндә башкалабыз Казанда ханбикәбезне искә алырлык бер манара гына бар. Ә ул ниндәен бөек зат, җәмәгать! Президентыбызга, нәзарәткә барып, бер сөйләшеп аласыбыз бар. Без – ялкаулар. Хатирәбезне, мирасыбызны онытыбрак торабыз”,-диде Әлмира апа.

Шагыйрә Нәҗибә Сафина исә үзенең фикерләрен болай дип белдерде: “...Безнең кебек изелеп яшәүче бенгал халкы бар, аларны англичаннар басып алган булган. Мәктәпләрендәге дәресләр дә инглиз телендә алып барылган. Аларның Рабиндранат Тагор исемле дөньякүләм танылган шагыйре бар. Ул үзенең туган телендә гаҗәеп әсәрләр язып калдырган. Аның әсәрләре безгә тәрҗемә аша килеп ирешкән. Татарның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның: “Җанны тәрҗемә итеп булмый”,-дигән бик мәгънәле гыйбарәсе бар. Чынлап та халыкның күңел түреннән чыккан хисләрен, моңнарын тулысы белән тәрҗемә итеп булмыйдыр. Мин берзаман русча газетада эшләдем. Күпмедер вакыт марҗа булып караганнан соң, ана телемә кире кайттым. Кешегә бары тик бер телне – йә урыс телен, йә татар телен сайларга кирәк булуын аңладым. Мин үзебезнең татар телен сайладым һәм ялгышмадым, дип исәплим”,-диде Нәҗибә ханым Сафина.

Данлыклы татар җырчысы Хәйдәр Бигичевның бертуган сеңлесе Хәмисә Бигичева Пәйгамбәребезгә багышланган мөнәҗәтләр әйтте.

Соңыннан Дамир хәзрәт тагын сүз алды һәм Мәүлид кичәсен әзерләшүдә булышкан абыстайларга һәм гомумән мәхәллә халкына үзенең олуг рәхмәтләрен белдерде. Ул: "Башка мәҗлесләрне дә, чараларны да менә шулай бердәм рәвештә үткәрсәк иде",-дигән фикерләрен ирештерде.

Пәйгамбәребезнең туган көненә багышланган бүгенге мәҗлес бик күркәм төстә төгәлләнде, чөнки икенде намазының килеп җиткәнлеге дә сизелмәде. Мөселман кардәшләр бергәләп икенде намазын укырга фарыз залына юл алды.
Хатыйп ГӘРӘЙ фотохәбәре


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды