«Ярдәм» тернәкләндерү үзәге һәм мәчетендә чит ил кунаклары – Төркия дин башканлыгы вәкилләре килеп китте. Коръән өйрәнү департаменты җитәкчесе Хафиз Госман Шахин һәм Төркия дин эшләре министрлыгының дәгъват вә мәгърифәт бүлеге башлыгы Юксыл Сәлман Татарстан мөфтиенең чакыруына кушылып, Болгарда Мәүлид ән Нәби бәйрәмендә катнашу теләге белән килделәр.
Рабигуль-әүвәл аеның 11-12 нче көннәрендә Болгардагы әлеге тантанада катнашу өчен Россиянең барлык төбәкләреннән һәм Якын Көнчыгыш илләреннән мөселманнар агыла.
Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көненә багышланган тантаналарда катнашканнан соң, төрек кардәшләребез Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бергәләп, “Ярдәм” мәчете хезмәткәрләренең эшчәнлеге белән танышу максатыннан, әлеге гыйбадәтханәгә килделәр.
Аларга “Ярдәм” мәчетенең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов күрмәүчеләрнең тернәкләндерү үзәген күрсәтте. Мөхтәрәм кунаклар биредә күргәннәреннән зур канәгатьләнү хисләре кичерделәр. Аеруча Коръән белгечләре күңеленә мәчет каршында изге китапны өйрәнү үзәге хуш килде. Алар мөгаллимнәрне дә, монда белем алучы шәкертләрне дә сәламләделәр һәм биредәге белем бирү дәрәҗәсе дөнья стандартларына туры килүе хакында әйттеләр.
Шулай ук Төркиядән килгән кунакларга банкет үткәрү залларын, басмаханәне, компьютер классын, массаж ясау кабинетын, күрмәүчеләрне укыту бүлмәләрен күрсәттеләр.
Экскурсия ахырында хөрмәтле кунакларны биредә тәмле ризыклар белән сыйладылар, шулай ук аларга “Ярдәм” мәчетендә тернәкләнү курсларында белем алган күрмәүче мөселманнар ясаган тәлинкәләр бүләк ителде.