Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Радик Фәрхетдинов: «Без мөмкин булган төрле юллар белән «Ярдәм» хәйрия фондына булышачакбыз»

Мечеть Ярдэм / Коръән өйрәнү үзәге / Радик Фәрхетдинов: «Без мөмкин булган төрле юллар белән «Ярдәм» хәйрия фондына булышачакбыз»

Радик Фәрхетдинов: «Без мөмкин булган төрле юллар белән «Ярдәм» хәйрия фондына булышачакбыз». Коръән өйрәнү үзәге

«Ярдәм» тернәкләндерү үзәгенә ММА федерациясенең Радик Фәрхетдинов җитәкчелегендәге делегация вәкилләре килеп китте. Алар арасында тугандаш Дагыстан Республикасы спортчылары, ММА версиясенең UFCда җиңел үлчәүдә уңышлы чыгыш ясаучы Рәшит Мөхәммәдев, М-1 challenge билбавы иясе, 2013 елда дөнья һәм Европа чемпионы булган Рәшит Йосыпов та бар иде.

Көрәшчеләрнең икесе дә “Горец» клубында тәрбияләнгән шәхесләр. Алар Дагыстан Республикасы ММА федерациясе президенты Шамил Алибатыров җитәкчелегендә көрәшү күнекмәләре алалар.

“Казандагы тернәкләндерү үзәгенең эшчәнлеге мине нык гаҗәпкә калдырды. Минем акылымда күп үзгәрешләр барлыкка килде, чөнки кешеләр үзләрен бөтен барлыклары белән Аллаһ юлына багышласалар һәм моны изге ният белән үтәсәләр, тормышның мәгънәсе, анда үзеңнең мәсләгең турында уйлана башлыйсың икән. Мин “Ярдәм” мәчетенә икенче тапкыр килдем. Биредә беренче мәртәбә булганнан соң, андагы үзәкнең эшчәнлеге хакында үземнең хезмәттәшләремә, дусларыма, якыннарыма күп нәрсәләр сөйләдем. Без спортчыларыбызның “Ярдәм” үзәгенә даими килүләрен, аның турында киң халык массаларына мәгълүмат ирештерүләрен телибез. Әлхәмдүлилләһ, сез зур үсеш алып киләсез, бу хәрәкәт киң колач җәя һәм без дә төрле юллар, ысуллар белән аңа ярдәм итәчәкбез”,-диде Радик Фәрхетдинов.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды