Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Казандагы "Ярдәм” мәчетендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафаның (с. г. в.) туган ае хөрмәтенә Мәүлид кичәсе үткәрелде

Мечеть Ярдэм / Мәҗлесләр / Казандагы "Ярдәм” мәчетендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафаның (с. г. в.) туган ае хөрмәтенә Мәүлид кичәсе үткәрелде

Казандагы "Ярдәм” мәчетендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафаның (с. г. в.) туган ае хөрмәтенә Мәүлид кичәсе үткәрелде. Мәҗлесләр Безне ваһһабчылар, Хизбут-Таһрирчылар чирләтергә тырыша, әлхәмдүлилләһ, без бирешмибез, ди Казан мөселманнары имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин.

(Казан, 7 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген, ягъни Рабигуль-әүвәл аеның 6 нчы көнендә Казандагы "Ярдәм” мәчетендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафаның (с. г. в.) туган ае хөрмәтенә Мәүлид кичәсе үткәрелде. Әлеге чарада Ханты-Манси мөфтие Таһир хәзрәт Саматов, Татарстан мөфтие урынбасарлары Илдар хәзрәт Баязитов, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Нияз хәзрәт Сабиров, Казан мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин һәм киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Мәүлид кичәсе “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Раил хәзрәт Әхмәтовның изге Коръән сүрәләре укуыннан башланды. Аннары Татарстан мөфтие урынбасары, "Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов сүз алып фикер уртаклашты, дип шәрехләнә әлеге мәчет сайтында.

"Безгә дә Раббыбыз Пәйгамбәребезнең сирасын, тарихын өйрәнергә, аның шикелле булырга, сөннәтенә иярергә насыйп кылсын. Иң мөһиме – ахирәттә Пәйгамбәребезнең шәфәгатенә ирешү насыйп булсын. Кайберәүләр Пәйгамбәребезнең туган көнен аяк астына салып таптамакчы булалар. Бу – зур ялгышлык. Мәүлид кичәсен үткәргәннәре өчен Илдар хәзрәткә, Диния нәзарәтенә Аллаһының рәхмәтләре булсын”,- диде Таһир хәзрәт Саматов та.

Таһир хәзрәт бүгенге Мәүлид кичәсендә үзенең туган якларындагы "Ярдәм” мәчетендә үткәрелүенә ифрат дәрәҗәдә сөенечле халәт кичерүе хакында белдерде. Һәр шәһәрдә менә шундый мәчетләр булырга тиеш, дип уйлыйм, диде шәрәфле элекке баш казый Габделхак хәзрәтнең улы Таһир хәзрәт Саматов. Таһир хәзрәтнең сөйләвенчә, мәүлид сүзе туу, дөньяга килү дигән мәгънәне аңлата. Бу очракта ул Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с. г. в.) тууын белдерә. Коръәни-Кәримдә Мөхәммәд Пәйгамбәр гарәпләргә генә түгел, хәтта Җир шарына гына да түгел, бәлки бөтен галәмгә җибәрелүе әйтелә. Изге китапта, бу дөньяга башка пәйгамбәрләр килми, дип раслап та әйтелә.

"Менә инде 1,5 мең ел узды, нинди дә булса, пәйгамбәр килдеме Җир йөзенә? Юк. Әгәр үзләрен пәйгамбәр дип әйтүчеләр булса да, алар ялган пәйгамбәр иделәр”,- дип үз соравына үзе үк җавабын да бирде Таһир хәзрәт.

Әйе, чынлап та, бүгенге көндә Җир йөзендәге 1 миллиард 500 миллион кеше ислам динен кабул итте. Әгәр Мөхәммәд Раббыбызның рәсүле булмаса, аның артыннан шуның кадәрле инсанның иярүе мөмкинме соң?! Юк, әлбәттә. Раббыбыз Мөхәммәдкә (с. г. в.) Үз диненә өндәү өчен көч вә куәт бирде, аны көп тапкырлар сынады. Хак Тәгалә бу фани дөньяның бетәчәгенә, ахирәт көне килеп җитәчәгенә, Аллаһ каршында һәммәсе өчен җавап тотасы буласына кисәтүче буларак, Мөхәммәд Пәйгамбәрне илче итеп җибәрде. Шуңа күрә, күркәм гадәтләр, матур киенеп, чиста йөрүләребез, тәмле ризыклар белән туклануларыбыз, бер-беребезгә яхшы мөнәсәбәттә булуларыбыз бездән генә түгел, бабаларыбыз һәм бабаларыбызның бабаларыннан гына да түгел, аларны безгә Раббыбыз Мөхәммәд Пәйгамбәр аша боерды. Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребезгә беркемгә бирмәгән күркәм холыкны бирде.и Шушы күркәм гореф-гадәтләрне инсаннар бер-берсенә тапшырды. Ягъни мөселманча яшәүчеләрне мәдәни кешеләр, дип атап йөрттеләр. Мөселманнар урманда, яисә тайгада көн күрсә дә, югары мәдәни сыйфатларга ия булдылар, алар кыргый булып яшәмәделәр. Хәзерге заман кешеләре чисталыкка ирешә башладылар, дигән фикерләрен ирештерде Таһир хәзрәт.

Казан мөселманнары имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин исә үзенең чыгышын ерактан, Таһир хәзрәтнең әтисе Габделхак хәзрәт Саматов белән бергәләп Мәүлет кичәләрен үткәреп йөрүләрдән башлады. "80 нче елларда Бохарага укырга китәргә җыенганда, безгә сез нәрсә эшлисез, дин бетә бит инде ул, дип әйтәләр иде. Әмма Аллаһының рәхмәте белән динебез бетмәде, ул алга баруын дәвам итә. Безне ваһһабчылар, Хизбут-Таһрирчылар чирләтергә тырыша, әлхәмдүлилләһ, без бирешмибез. Мәүлет кичәләре булсынмы, мәетнең өчесе, җидесе, кырыгы, елы булсынмы, - без аларны алып барабыз. Шулар белән бергә динебез дә алга бара”, - диде Мансур хәзрәт.

Моннан 10 ел элек без мондый мәчет төзүне күз алдына да китерә алмый идек. Өч катлы бинада мәчете дә, мәдрәсәсе дә бар. Биредә балаларны да укыталар. Күрмәүчеләр хәтта биредә теннис уйныйлар. Динебез дошманнары тегендә динне тыялар, монда укырга ирек бирмиләр, дип лаф оралар. Беркем дә безне дин тотуда тоткарламый. Бирешмәгез динебезне бозып йөрүчеләргә, дип үзенең киңәшләрен бирде Мансур хәзрәт.

Мансур хәзрәттән соң да чыгыш ясаучылар күп булды. Әйтик, Татарстанның халык артисты Гөлзадә Сафиуллина көчле тавышы белән мөнәҗәтләр әйтеп куандырса, "Ярдәм” мәчетендә белем алучы балалар Коръәннән сүрәләр укып сөендерде. "Мөслимә” газетасы мөхәррире Әлмира апа Әдиатуллина исә хатын-кызларның тормыштагы роле, аларга Пәйгамбәребезнең тәэсире турында сөйләде, диелә әлеге мәгълүматта.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды