Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Мөселман яшьләре Аралашу клубына җыелды

Мечеть Ярдэм / Мәҗлесләр / Мөселман яшьләре Аралашу клубына җыелды

Мөселман яшьләре Аралашу клубына җыелды. Мәҗлесләр 6 майда мөселман яшьләре "Иман йорты" проектының Аралашу клубына җыелды. Чара "Рәйхан" кафесында узды. Чәй өстәле артында яшьләр интеллектуаль һәм кызыклы ял уеннарында катнашты, үзара танышты һәм аралашты.

Чираттагы чара - Мөслимәләр клубының очрашу булчак. 21 май 18.00 Рәйхан кафесында (ЦУМ янында) мөгаллимә Флера Ханнанова белән очрашу планлаштырыла. Күп сорауларга җавап, үз парыңны сайлау буенча киңәшләр, исламда булмаган кешеләрнең сорауларына реакция турында сөйләшү булачак.

Очрашуга язылу өчен түбәндәге номерга 89509457824 "Кызлар клубы: Фамилия,исем" форматында смс язып җибәрегез.

Шулай ук "Иман йорты" бар кешеләрне 1 июнь көнне оештырылучы Гаилә бәйрәменә чакыра. Ул "Ярдәм" мәчете территориясендә үтәчәк. Биредә балаларга уеннар, җыр-бию, фотосессия, мастер-класслар, гомумән, бәйрәм оештыралачак.

Чара хәйрия максатларында оештырыла, шул сәбәпле, "Иман йорты" катнашырга теләге булган төрле оешма һәм компанияләрне элемтәгә чакыра. Оештыру эшендә катнашырга теләге булганнар 89272444861 телефоны аша шалтыратып килешә ала.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды