Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Мөслимәләр клубы Флера Ханнанова белән очрашты

Мечеть Ярдэм / Мәҗлесләр / Мөслимәләр клубы Флера Ханнанова белән очрашты

Мөслимәләр клубы Флера Ханнанова белән очрашты. Мәҗлесләр "Иман йорты" проекты кысаларында эшләп килүче "Мөслимәләр клубы"нын чираттагы очрашуы "Рәйхан" кафесында узды. Биредә мөслимәләр "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә укытучы, күп мөселман кызларының остазы булган Флера Ханнанова белән очрашты.

Кызлар беренче чиратта үз парыңны табу һәм сайлау, гаилә учагын саклау темалары белән кызыксынды. Исламга яңа гына кереп килүчеләр дусларына, диндә булмаган якыннарына аңлата алмаган сораулары белән бүлеште. Имеш-мимешләр рәвешендә килеп туган төрле мәсьәләләр буенча да кызлар үзләренә аыклау тапты.

Очрашу җылы атмосферада узды. Мөслимәләр кабат очрашырга сүз куешып, таралышты.

"Иман йорты" проектының киләсе чарасы - 28 майда "Ярдәм" мәчетенең имам-хатыйбы, ТР мөфти урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов белән очрашу булачак.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды