Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

"Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесе узачак

Мечеть Ярдэм / Мәҗлесләр / "Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесе узачак

"Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесе узачак. Мәҗлесләр Бөтенрәсәй хатын-кызлар “Мөслимә” җәмгыяте оешмасы 17нче тапкыр “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесен оештыра. Конкурс балалар арасында Коръәнне, ислам нигезләрен яхшы белүне ачыклау өчен уздырыла.

Бәйгедә 4 тән 18 яшькәчә, Рәсәйнең һәм Татарстанның төрле районнарыннан 500дән артык бала катнашачак.

Бөтенрәсәй “Мөслимә” мөселман оешмасы җитәкчесе Әльмирә ханым Әдиятуллина сүзләре буенча, бәйгенең төп максаты ул – халкыбызга: тәрбияле, аек акыллы, эш сөючән, файдалы алмаш үстерүгә булышлык күрсәтү; традицион исламны җәелдерү; татар теле һәм мәдәниятен, яшь буын арасында тарихны пропагандалауга өлешебезне кертү.

Җиңүчеләр 30 номинация буенча бүләкләнәчәк: Кол Гали, Кол Шәриф, Ш.Мәрҗәни, Хөсәен Әмирхан, Хөсәен Фәизханов, Һади һәм Сади Максуди, Каюм Насыйри, Муса Бигиев, Риза Фәхреддин, Габдулла Тукай, Акмулла, Галимҗан Баруди, Исмаил Гаспринский, Гатаулла һәм Сафа Баязитовлар, Мөхлисә Бубый, Закир ишан Камалов-Чистави һ.б.

“Ярдәм” фонды советы җитәкчесе, Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов игълан иткәнчә, күренекле татар имамнарын яшь буын арасында таныту һәм хәтерләрендә мәңгеләштерү максатында бу елны “Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин”, “Габделхак хәзрәт Саматов” дигән номинацияләр өстәлгән.

“Мөслимә” җитәкчесе, “Ярдәм” сукырлар үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова ассызыклавынча, бәйге традицион ислам һәм татар милләте җәүһәрләрен үсеп килүче яшь буын арасында таныту һәм саклап калу макъсатында оештырыла. Бәйге ДУМ РТ, “Ярдәм” фонды, Бөтендөнья татар конгрессы, Рәсәйнең федераль татар милли-мәдәнияте автономиясе, “Болгар” хәйрия фонды, Татарстан язучылар союзы, Татарстан китап нәшрияте, КФУ, фәннәр Академиясе, Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институты, Г.Ибраһимов исемендәге әдәбият һәм тел институты, “Җыен” фонды, Татарстанныж Камера хоры, Камал һәм Тинчурин театрлары, Татарстанның милли музее ярдәме белән оештырыла.

Бәйге “Ярдәм” мәчетендә 9:00 сәгатьтә башланып, 13:00 сәгатькәчә дәвам итәчәк. Җиңүчеләрне бүләкләү дин әһелләре, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, депутатлар катнашында 12:00 сәгатьтә булачак.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды