Күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәге һәм мәчет
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

17 апрельдә – Татарстан мөфтиен сайлау чарасы

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / 17 апрельдә – Татарстан мөфтиен сайлау чарасы

17 апрельдә – Татарстан мөфтиен сайлау чарасы. Төп яңалыклар

Билгеле булганча, быелның 17 апрелендә Татарстан мөфтиен сайлау мәрасиме булып узачак. Әлеге мөһим чара башкалабыз Казандагы “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә булыр, дип көтелә. Анда хәзерге мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин бердәнбер кандидат булып теркәлгән.

Бүген Киров һәм Мәскәү районы имамнары Казанның “Ярдәм” мәчете ашханәсендә мөфтилеккә кандидат Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты. Арада Киров һәм Мәскәү районы башлыгы урынбасары Ирек Арсланов та бар иде.

Мәчет имамы Раил хәзрәт Әхмәтев Коръән укып башланган мәҗлесне Киров һәм Мәскәү районы мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов алып барды. Илдар хәзрәт кунакларны “Ярдәм” мәчетенә килүләрен хуплап сөйләгәннән соң, беренче итеп сүзне Камил хәзрәт Сәмигуллинга бирде. Камил хәзрәт безгә дин тотуда ялгышмас өчен мәзһәбләр буенча яшәргә кирәк дигән фикерләрен ирештерде. Кызганыч ки, кайберәүләр безнең хәнәфи мәзһәбендә икәнлегебезне онытып, төрлечә намаз укыйлар, ягъни намазларын башка мәзһәбләр нигезендә укыйлар. Мондыйлар татар кешеләре арасында да бар. “Әгәр алар Татарстанга кунакка кына килгән кеше булсалар, үзләренчә укысын намазларын, әгәр бездә яшәүче кеше булсалар, аларны намаз укырга хәнәфи мәзһәбе буенча өйрәтергә кирәк”,-диде Камил хәзрәт.

Камил хәзрәт үзенең чыгышында башка дини мәсьәләләргә дә кагылып узды. Әйтик, Татарстандагы бер имамның никахында кызның вәлие (җаваплы кешесе) булмау сәбәпле, имамны зина кылуда гаепләгәннәр. “Әбү Хәнифә нигез салган мәзһәбтә, ягъни безнең дини юнәлештә вәли булмаса да, никах төзек диелгән. Шуңа күрә монда бернинди дә зина кылу юк”,-диде мөфти хәзрәтләре.

Камил хәзрәт намаз вакытындагы рәкәгатьләрдә кулларны күтәрүгә дә үзенең мөнәсәбәтен белдерде. Сәхабәләрнең әйтүенчә, дин әле иңдерелә генә башлаган чорда бу гамәл (куллар күтәрү) сөннәт була, ә аннары Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) аннан баш тарта. “Фатиха” сүрәсе ахырындагы “Әмин” кәлимәсен дә без шыпырт кына әйтәбез, болар хакындагы барлык дәлилләребез дә көчле, тик аларның гарәпчәләрен әле аңлап кына бетерә алмыйбыз. Якын киләчәктә без аларны тәрҗемә итеп, интернетка куярбыз, иншә Аллаһ”,-диде Камил хәзрәт.

Район имамнары Камил хәзрәткә үзләрен борчыган сорауларны бирделәр. Арадан берсе мәчетләрдәге вәгазьләрне русчага тәрҗемә итеп булмасмы дигән сөаль бирде. Аңа мөфти: “Мәчетләребездә вәгазьләрне татарча сөйләргә дигән карарны мин үзем генә кабул итмәдем. Аны хуплап, президиум әгъзалары кул күтәрде, шулай булгач, вәгазьләр бары тик ана телебездә генә сөйләнәчәк”,-дип җавап бирде.

Ә менә Мәгъзәнур хәзрәт Яруллинны Казанның элекке Воровский тукталышы (хәзерге 2 нче тимерьюл вокзалы тукталышы) янында ни өчен мәчет төзелмәве мәсьәләсе борчый икән. Мин әле аны үзем дә хәтерлим: моннан берничә ел элек, Мәскәү районында Гүзәлия Тәлгать кызы Минкина хакимият башлыгы булганда, бу урында мәчет төземәкче булганнар иде. Әмма нилектәндер бу эш туктап калды, аның нигезенә дип китерелгән ташлар юкка чыкты. Вакытлар шактый узса да, мөселманнарыбызда бу җиргә булган хокук бар икән әле. Аның документлары күчерелмәсен Мәгъзәнур хәзрәт Камил хәзрәткә тапшырды.

Ирек Арсланов исә апрель аеның өмәләр вакыты икәнлеген искә төшерде. “Быел без ике ай буена шәһәребезне тәртипкә китерәчәкбез. Шулай да 29 апрельдәге өмәне генә көтеп ятмыйча, башка вакытларда да мәчет яннарын чистартырга кирәк, дип уйлыйм. Мөфти сайлау корылтаен әйбәт кенә уздырып җибәрик. Бер сүздә булсак, күп нәрсәләргә ирешербез”,-диде хакимият вәкиле.

Мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин быелгы корылтайның ни өчен “Корстон” да үткәреләчәгенә тукталып, андагы урыннарның барлык имамнарны да сыйдырачагына ышануы хакында белдерде.
Хатыйп ГӘРӘЙ


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2018 "Ярдәм" мәчете, официаль сайты
Сайт ясалды —
Ариф студиясендә