Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

18 нче төзәтү колониясендә бәйге үткәрелде

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / 18 нче төзәтү колониясендә бәйге үткәрелде

18 нче төзәтү колониясендә бәйге үткәрелде. Төп яңалыклар 12 мартта 18 нче төзәтү колониясендә тоткыннар арасында намаз уку буенча бәйге узды. Катнашучылар намазда үтәлергә тиешле фарыз һәм сөннәт гамәлләрне белүдә үзләрен сынады.

Тоткыннарның белемнәрен нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, әлеге бүлекнең белгече Марсель хәзрәт Мингалеев һәм “Ярдәм” хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев бәяләде. Чара кысаларында кайбер тоткыннар Габденнасыйр Курсави, Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари, Шиһабетдин Мәрҗани кебек дин галимнәре хакында доклад белән чыгыш ясады.

Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды, дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2025 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды