Укыту-тернәкләндерү үзәге
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

2 мартта Казанда "Хәләл-мәҗлес" фестивале узачак

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / 2 мартта Казанда "Хәләл-мәҗлес" фестивале узачак

2 мартта Казанда "Хәләл-мәҗлес" фестивале узачак. Төп яңалыклар 2 мартта Казанның "Ярдәм" мәчетендә "Хәләл-мәҗлес” фестивале узачак.

Бәйрәмнәрне Ислам кануннарына каршы килмәслек итеп уздыручы оешмалар, хәләл аш–су әзерләүчеләр, милли һәм дини, шул ук вакытта, европа стилендә зал бизәүчеләр, фото һәм видеога төшерүчеләр, бәйрәмгә матур итеп яулык ябу хезмәте, кына белән бизәк төшерүче һәм башка оешмалар Фестивальдә катнашып кына калмый, үзләренең киңәшләре, тәҗрибәләре белән дә уртаклашачак.

Чараны Хәләл мәҗлесләрне күңелле итеп уздыра белүче, әлеге өлкәдә иң популяр тамада Гамил Нур алып барачак. Кунакларны сюрпризлар һәм бүләкләр дә көтә ди, оештыручылар.

“Хәләл мәҗлес” Фестивале 11.00дә ачылу тантанасы белән башланып, 15.30га кадәр дәвам итәр дип планлаштырыла.



"Ярдәм" мәчете матбугат хезмәте

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2020 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды