Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

“Ярдәм”дә күрмәүчеләрнең курслары башлана

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / “Ярдәм”дә күрмәүчеләрнең курслары башлана

“Ярдәм”дә күрмәүчеләрнең курслары башлана. Төп яңалыклар

Казанның Серов урамындагы 4а йортында “Ярдәм” Гомуммилли хәйрия вакыфы булышлыгында күрмәүчеләр өчен чираттагы бер айлык курслар башлана. 

Илнең төрле урыннарыннан килгән мөхтәрәм кунакларга Луи Брайль программасы нигезендә Коръән өйрәнү, ислам мәдәниятенә төшенү, массажлар ясату, саф һавада йөрү, ял итү кебек чаралар үткәрә.

Шунысы әһәмиятле: “Ярдәм” хәйрия фонды изге китапны укырга өйрәнергә теләүчеләрнең ике якка да юл чыгымнарын, шулай ук әлеге фондка караган үзәктә укыту, яшәү һәм ашау-эчү чыгымнарын да үзе күтәрәчәк.

Сез дә бу эштә ярдәм итә аласыз. Сәдака, фитр, фидия, зәкат аларга - күзләре күрмәсә дә, күңелләре күрә торган кешеләргә  ярдәм итә. Ярдәм һәм сәдакаларны бик тиз арада яки уңайлы ысул белән биредән түләргә була.

Әйтик төртмәле Көръән укырга ярдәм итү бу адреста: https://yardemfond.ru/aktsii/chitayu-koran-s-dushoj/ . 


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды