Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Азат Гайнетдинов Илдар хәзрәт Баязитовка «Рәхмәт хаты»н тапшырды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Азат Гайнетдинов Илдар хәзрәт Баязитовка «Рәхмәт хаты»н тапшырды

Азат Гайнетдинов Илдар хәзрәт Баязитовка «Рәхмәт хаты»н тапшырды. Төп яңалыклар

Кичә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең пленум утырышында АНО ЦРО (коммерциячел булмаган автоном оешманың белем үсеше үзәге) директоры Азат Гайнетдинов та катнашты. Бу чара вакытында ул элек төрмәдә тотылган кешеләр белән антиэкстремистик эшчәнлек алып барылуы хакында сөйләде.

“Соңгы өч елда азат ителгән һәм төзәтү учреждениеләрендә ислам динен кабул иткән кешеләрнең берсе дә кайнар нокталарга эләкмәде. Бу – ТҖ МДН, АНО ЦРА һәм “Ярдәм” фонды хезмәткәрләренең бергәләп хезмәт итүе нәтиҗәсе”,-дип билгеләп узды Азат Гайнетдинов.

Үз чыгышы ахырында ул Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинга, “Ярдәм” хәйрия фонды рәисе Илдар Баязитовка һәм Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге белгече Марсель Мингалиевка рәхмәт хатлары тапшырды.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды