Бүген Казандагы “Ярдәм” Милли ислами хәйрия фонды президенты Илһам Фәтхрахман улы Исмәгыйлевнең туган көне, гомер бәйрәме.
Моннан 12 ел элек Илһам Исмәгыйлев Казанның Левченко бистәсендәге “Сөләйман” мәчетенә үз йомышы белән килеп чыга һәм аңа биредә, кем әймешли, шактый озакка төпләнеп калырга туры килә, чөнки әлеге гыйбадәтханә имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов Илһам әфәндегә биредә эшләргә тәкъдим итә. Илһам Фәтхрахман улы бу тәкъдимгә риза була һәм озакламый алар бергәләп, ягъни Мәликә ханым Гыйльметдинова белән дә киңәшләшеп “Ярдәм” хәйрия фондына да нигез салалар, шуның ярдәмендә Россиядәге күрмәүчеләргә ислам динен укыту насыйп була.
Без, “Сөләйман” мәчете хезмәткәрләре дә, Илһам Фәтхрахман улы Исмәгыйлевка саулык-сәламәтлек, озын-озак гомер итүен, гаилә бәхете теләп калабыз.
Күңелегез сезнең мәрхәмәтле,
Шуңа якты һәрчак йөзегез.
Сез булганда - безгә рәхәт җирдә,
Шуңа дога кылып яшибез.
Туган көндә бәхет телибез!