Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Бүген «Сөләйман» мәчетендә ифтарны 27 яшьлек Рамил Юнысов үткәрде

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Бүген «Сөләйман» мәчетендә ифтарны 27 яшьлек Рамил Юнысов үткәрде

Бүген «Сөләйман» мәчетендә ифтарны 27 яшьлек Рамил Юнысов үткәрде. Төп яңалыклар

Бүген, ягъни 26 майда Казандагы “Сөләйман” мәчетендә моннан 4 ел элек Левченко бистәсендә яши башлаган 27 яшьлек Рамил Юнысов ифтар мәҗлесен уздырды. Авыз ачу мәҗлесенә аның атасы Радик һәм башка кардәшләре дә килгән иде.

Рамилнең сөйләвенчә, ул инде 16 яшендә үк намаз укырга керешә. Әмма ул вакытларда әле намазларны җыеп укыган чаклары да булган, хәзер исә ул намазларның һәммәсен дә үз вакытында укырга тырыша. Мин аның белән узган елда ук инде ифтар мәҗлесләрендә һәм тәравих намазларында катнашкан идек. Рамилнең әтисе Буада яши икән, ул шуннан бирле улының авыз ачтыру мәҗлесенә килгән иде. “Безнең бригадада 7 кеше, барыбыз да намаз укыйбыз һәм ураза тотабыз, бригадирыбыз гомрә хаҗын кылырга китте. Быелгы Рамазан аенда бер айга эшебезне туктатып торырга булдык. Үзем биш ел буена инде намаз укыйм, ә уразаны узган елда тота башладым. Аллаһы боерса, киләчәктә дә намазларыбызны, уразаларыбызны калдырмаска уйлыйбыз”,-диде Радик әфәнде.

2007 елда Рамилнең ике абыйсы юл фаҗигасенә очрап, һәлак була. Менә шул чаклардан бирле ул үзенә гомернең бик кыска булуы хакында тиешле нәтиҗә ясый һәм намазлар укырга керешә. Шушы араларда Рамилнең баласы туарга тора икән, без аңарга озын гомер, уңышлы киләчәк, ислам диненә мәхәббәтле балалар үстерүен теләп дога кылдык.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды