Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Бүгенге җомга намазы "Бүгенге заман мөселманы" дип аталды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Бүгенге җомга намазы "Бүгенге заман мөселманы" дип аталды

Бүгенге җомга намазы "Бүгенге заман мөселманы" дип аталды. Төп яңалыклар

Бүген җәмгыятьтә “Замана мөселманы нинди булырга тиеш?” дигән сорау еш ишетелә. Чынлыкта замана үзгәрми. Адәм баласының Аллаһы Тәгаләгә мөнәсәбәте, Ул биргән нигъмәтләргә шөкер дәрәҗәсе, бер-берсенә карата мөгамәләсе үзгәреш кичерә.

Ә мөселман ул һәр заманда мөселман “Ләә иләәһә илләллаһ Мүхәммәдүр-расүлуллаһ” – “Аллаһыдан башка Илаһ юк һәм Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм – Аның Илчесе”, – дип әйтте һәм шул сүзләргә калебе белән инанды икән – ул мөселман нинди мөселман була?

Ә монысы инде үзебездән тора. Намаз укыйбызмы, ураза тотабызмы, мәчеткә йөрибезме, мохтаҗларга ярдәм итәбезме, гаиләбезне тәэмин итәбезме, дус-туганнар, күршеләр белән күркәм мөгамәлә корабызмы, әллә юкмы? Һәр заманда, һәр мөселман өчен иң күркәм мисал – Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм. Бүгенге заман мөселманы үзе дә Раббыбызның сөекле бәндәсе булырга тели икән, Аллаһы Тәгаләнең Илчесе Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм кебек булырга омтылырга тиеш.

Бу хакта тулырак - “Ярдәм” мәчете имамы Раил хәзрәт Әхмәтов сөйләгән «Бүгенге заман мөселманы” вәгазендә.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды