Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Балтачның Бөрбаш авылында ачылачак пансионатны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга күрсәттеләр

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Балтачның Бөрбаш авылында ачылачак пансионатны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга күрсәттеләр

Балтачның Бөрбаш авылында ачылачак пансионатны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга күрсәттеләр. Төп яңалыклар

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Диния нәзарәтенең рәсми делегациясе Балтач районына эшлекле сәфәр кылды. Сәфәр кысаларында Балтач районы хакимияте башлыгы Рамил Нотфуллин һәм Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев мөфтине Бөрбаш авылында ачылачак «Ярдәм» мөселман пансионаты белән таныштырдылар. Әлеге чарада "Ярдәм" Милли ислами хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев тә катнашты.

Пансионат яңа уку елыннан эшчәнлеген башлар дип көтелә. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Ярдәм” мөселман пансионаты Татарстандагы аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдәге мәктәп яшендәге ир-балалар өчен барлыкка китерелде. Пансионатта 30 бала яшәячәк һәм тәрбияләнәчәк. Хәзерге вакытта мөселман пансионатына 2018-2019 уку елларына V-VII сыйныфка укучылар кабул ителә. Якындагы мәктәптә алар урта белем алачак. Мөселман пансионаты балаларга рухи тәрбия бирү, киләчәктә ислам дине өлкәсендә эшли алачак кадрларны әзерләү максатын күздә тота. Ир-балалар биредә V-XI сыйныфларны уку дәверендә тәрбияләнәчәк. Алар көндезен яңа, заманча шартлардагы дөньяви мәктәптә белем алачак, ә кичләрен һәм ял көннәрендә рухи-әхлакый тәрбия буенча факультатив дәресләргә йөриячәк. Балалар барлык кирәк-яраклар белән - кием-салым, уку әсбаплары белән тәэмин ителәчәк. Урта белем предметларын үзләштерүдә авырлыклар туган очракта репетиторлар җәлеп итү күздә тотыла. Өстәмә дәресләр әзерлекле педагоглар тарафыннан уздырылачак. Яшәү һәм туклану тәләүсез булачак.

Мөселман пансионатында ир-балалар инглиз, төрек һәм гарәп телләрен, шулай ук ислам дине нигезләрен дә үзләштерәчәкләр. Дин гыйлеме һәм тәрбия дәресләрен Балтач районы Җәмигь мәчете карамагындагы мәдрәсә мөгаллимнәре һәм тәрбиячеләре үткәрәчәк. Шулай ук, егетләрнең спорт әзерлегенә аерым игътибар биреләчәк. Алар татарча көрәш һәм хоккей белән шөгыльләнәчәк.

Мөселман пансионатын тәмамлаучылар Россия ислам институтында һәм Болгар Ислам академиясендә укуларын дәвам итә алачак.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды