Укыту-тернәкләндерү үзәге
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Бер күрешү - үзе бер гомер

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Бер күрешү - үзе бер гомер

Бер күрешү - үзе бер гомер. Төп яңалыклар Үзең өчен ни сөекле булса, шуны халкың өчен дә сөекле ит.
Хәдис

Барыбыз өчен дә сөекле вә газиз туган җирләребездә тынычлыкта-иминлектә, үзара аңлашып, татау яшәүне халкыбыз бик борынгы заманнардан бирле өстен күргән. Милләтнең бу имани ныклыгы хикмәти, мираси булып, буыннардан-буыннарга күчкән.

Минем милләтем берәүгә дә каршы яу чапмаган. Халкымның бу даһилыгын тарихи мирас үзе күрсәтә. Халкыбыз төрле чорларда да шәфкатьлелек белән адәм баласының барчасына бик итагатьле булган. Аның бу сыйфатлары – мәрхәмәтлелеге, шәфкатьлелеге, үзара ярдәмләшү хисләре бүген дә исән-сау, алар тутыкмаган. Моның олы мисалын халыклар язмышы өчен борчылып җыелган фәнни-гамәли конференциядә үзем күрдем.

27-29 октябрь көннәрендә Казандагы Халыклар Дуслыгы Йортында “Россия Федерациясе төбәкләрендә этникара мөнәсәбәтләрне җайга салуда милли-мәдәни автономиянең роле һәм урыны” дигән конференция булып узды. Аны федераль татар автономиясе советы рәисе, Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов ачып җибәрде һәм ул 30 төбәктән килгән вәкилләрне котлады.

Аннары Татарстан дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясы Советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин күп мәсьәләләрне эченә алган чыгыш ясады, ул дуслыкның кадере турында кат-кат искә төшерде. Татарстанда, Казанда башкарылган гүзәл эшләр хакында тәэсирләнеп сөйләде. Россиянең 57 төбәгендә һәм 24 чит илдә Сабан туйлары узуын ассызыклады. Ул татарлар үрнәгендә башка халыкларны да ихтирамга һәм хөрмәткә чакыруын белдерде.

Киләсе елда Бөек Җиңүнең 70 еллыгын да Татарстаныбыз лаек төстә билгеләп узачак. Җитәкче 922 елда Болгарда ислам дине кабул ителүе һәм халыкларның лаеклы урыны хакында да әйтте.

Фәрит Хәйрулла улы киләсе елда Татарстанда бакчалар һәм парклар елы булачагын да хәбәр итте. Әйе, бу юнәлештә безнең “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы башлангычы хөрмәткә лаек булуына мин шатланып утырдым.

Әйе, шәһәр җитәкчелеге безгә Тинчурин урамындагы бакчаны тәкъдим итә. Без моның белән килешеп, хатны Бөтендөнья Татар Конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировка алып бардым. Ул бакча «Ата Ватан» дип аталачак, иншә Аллаһ! Анда мәшһүр галим вә галимәләр һәм яшьләр аллеясе дә булыр, Аллаһы боерса!

Фәрит Хәйрулла улы: “Биредә фикерле, акыллы чыгышлар булыр”,-диде. Әйе, андый чыгышлар булды. Төрле төбәкләрдән килгән депутатларның бердәмлеккә һәм бергәлеккә чакыручы эш үрнәкләре белән уртаклаштылар.

Әлеге хезмәтне башкару уе белән янып йөрүче Мәскәүдән килгән һәм Татарстаныбыздан булган җитәкчеләр дә үзара аңлашып яшәүнең мөһимлегенә кат-кат тукталдылар.

Башкортстаннан килгән Дәүләт Җыелышы депутаты Римма Үтәшева рухи мирасны тергезергә чакырды. Фәридә Кудашеваның туган көненә аның Бәхти Гайсин белән икесе хакындагы “Ике аккош” дигән проект эшләнә икән. Ул Башкортстанда “Каз өмәсе”, “Карга боткасы” кебек чаралар үткәрелүен дә бәян кылды.

Себер якларыннан килгәннәрнең чыгышлары да саллы булды.
“Татар гаиләсе” дигән Бөтенроссия иҗтимагый фонды директоры Миләүшә Гайфуллинаның да җәмгыять һәм гаилә хакындагы уй-фикерләре барыбызга үрнәк булырлык иде.

Әйе, җәмәгать, конференциягә килүче һәркем – үзе бер шәхес. Пензадан Директорлар Советы рәисе, Пенза өлкәсе автономия җитәкчесе Әбүбәкер Акҗигитов белән сөйләшү – үзе бер имани биеклек. Ул мәчет салдырган, халкының рәхмәтенә ирешкән. Бирегә килгәннәр турында киләчәктә хикмәтле сәхифәләр күп булыр әле. Аларның һәрберсе – заманыбызның роман-повестьлары каһарманнары булырлык затлар.

Һәрчак милләттәшләрем башкаларга үрнәк булсалар иде. Раббым, барчабызга Үзең ярдәм итсәң иде. Әйе, җирдәге тынычлык татарлар кулында!

Мин боларның барысы турында уйландым да, фикер-тәкъдимнәремне әйтергә булдым: төбәкләрдәге милли-мәдәният җитәкчеләренә дини оешмалар белән бергә эшләү уңышлырак булыр иде. Әйе, бер күрешү – үзе бер гомер.

Әлмира ҺӘДИЯ, “Ярдәм” мәчете

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2020 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды