Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Чечен Республикасы һәм Пермь төбәге Илдар Баязитовка һәм “Ярдәм” фонды башлыгы Илһам Исмәгыйлевка рәхмәт белдерде

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Чечен Республикасы һәм Пермь төбәге Илдар Баязитовка һәм “Ярдәм” фонды башлыгы Илһам Исмәгыйлевка рәхмәт белдерде

Чечен Республикасы һәм Пермь төбәге Илдар Баязитовка һәм “Ярдәм” фонды башлыгы Илһам Исмәгыйлевка рәхмәт белдерде. Төп яңалыклар Чечен Республикасының хезмәт, шөгыль һәм социаль үсеш министры Мөхәммәд Әхмәтов Казандагы "Ярдәм” мәчете имам-хатибы, Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитовка һәм "Ярдәм” фонды башлыгы Илһам Исмәгыйлевка үзләренең күрмәүче инвалидларына Коръән укырга өйрәтүдә булышкан өчен рус телендә рәхмәт белдерде.

"Рәхмәт хаты”нда мондый юллар бар:

"Сезнең ислам һәм башка дөньяви диннәрнең гореф-гадәтләре рухында үткәргән вәгазьләрегез гаделлек, рәхим-шәфкатьлелек һәм якының турында кайгырту кебек мәңгелек кыйммәтләргә нигезләнгән. Һәм безнең гомуми бурыч – күршең белән үзара килешеп, аңлашып, гореф-гадәтләрне уртаклашып, җәмгыятебездә тынычлыкны һәм иминлекне ныгытып яшәүдән гыйбарәт.
Безнең республика инвалидларына әһәмият биргәнегез һәм аларны яклаганыгыз өчен Хак Тәгалә Сезне бүләкләсен.”

Илдар хәзрәт Баязитовка һәм Илһам Исмәгыйлевка шушындый ук мәгънәдәге рәхмәт хатлары Пермь краеның Барда районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мозаффаровтан һәм Барда муниципаль районы җыеныннан да килеп иреште.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды