Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Дамир Фәттахов БГӘ министрына «Ярдәм» тернәкләндерү үзәге эшчәнлеге турында сөйләде

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Дамир Фәттахов БГӘ министрына «Ярдәм» тернәкләндерү үзәге эшчәнлеге турында сөйләде

Дамир Фәттахов БГӘ министрына «Ярдәм» тернәкләндерү үзәге эшчәнлеге турында сөйләде. Төп яңалыклар

Казан башкарма комитеты башлыгының беренче урынбасары Дамир Фәттахов һәм Казан шәһәре Думасы депутаты, «Мәрхәмәтле фудтрак» проекты инициаторы Рөстәм Рамазанов Бәхет министры Өһүд Әл Руминең шәхси чакыруына җавап йөзеннән, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә бардылар.

12 февральдә Өһүд Әл Руми Дамир Фәттахов белән очрашты. Казан башкарма комитеты башлыгы урынбасары БГӘ министрына “Мәрхәмәтле Казан” проектын тәкъдим итте. Әлеге очрашу вакытында Казан делегациясе Татарстан башкаласындагы хәйрия фондлары, шул исәптән, “Ярдәм” Милли ислами хәйрия фонды, күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре белән үзара хезмәттәшлек турында сөйләде.

Фәттаховның сүзләренчә, бу проектларны тормышка ашыру хакимият вәкилләре, коммерциячел булмаган сектор, бизнес һәм шәхси хәйриячеләр белән хезмәттәшлек принцибына корылган. Ә болар исә шәһәрдә яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсен үстерү максатыннан эшләнә.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды