Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Фәнис хаҗиәкбәр төшендә Мөхәммәд Пәйгамбәрне күрде

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Фәнис хаҗиәкбәр төшендә Мөхәммәд Пәйгамбәрне күрде

Фәнис хаҗиәкбәр төшендә Мөхәммәд Пәйгамбәрне күрде. Төп яңалыклар «Ярдәм” мәчетендә үзе кебек үк күрмәүчеләргә компьютер гыйлемен өйрәтүче мөгаллим Фәнис Мингәрәев быел изге җирләргә барып, хаҗ кылып кайту бәхетенә иреште. 1988 елда Казанда Рәис һәм Гүзәл Мингәрәевләр гаиләсендә олы бала буларак дөньяга килгән Фәнискә яшьтән үк дини гыйлем алу насыйп була. Ул мәктәптән соң, Казан Ислам көллиятендә белем ала, аннары Татарстан башкаласындагы “Мөхәммәдия” югары мөселман мәдрәсәсен тәмамлый. Хәзерге вакытта Фәнис Рәис улы Казандагы Россия Ислам институтының бишенче курсында укый.
Фәнис Мингәрәев хаҗдан кайткач, миңа аның белән әңгәмә кору насыйп булды.

-Фәнис хәзрәт, хаҗга юллама алуыгыз ничек килеп чыкты?

-Беренчедән, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, дип аңлыйм мин аны. Рамазан аендагы язмышлар билгеләнә торган Ләйләтүл-Кадер төне җитүгә, мин ике көн буена елый-елый дога кылдым. “Раббым, якын араларда хаҗ нигъмәтләрен тоя алса идем. Сөекле Рәсүлебез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәсәлләм йөргән сукмаклардан, юллардан йөрер, сәҗдәләр кылыр идем”,-дип Хак Тәгаләдән гозерләнеп сорадым. Үзем дә сизмәстән, төннәр буена елап чыга идем. Шуннан соң, ике көн вакыт үттеме, юкмы, анысын хәтерләмим. Иллә дә мәгәр Казан мэры Илсур Рәис улы безнең “Ярдәм” мәчетенә килеп, бик зур ифтар мәҗлесе үткәрде. Шунда мин вәгазь сөйләдем, Коръән укып, дога кылдым. Аннары миңа күрсәтелгән урынга, ягъни Илсур Рәис улы янына килеп утырдым. Шунда ул: “Фәнис”,-дип миңа мөрәҗәгать итте. Аның мәҗлес турында минем фикеремне беләсе килә, ахрысы, дип уйлап: “Илсур Рәисович, Сезгә Аллаһының рәхмәтләре яусын шундый матур ифтар мәҗлесе үткәргәнегез өчен”,-дидем. Ул: “Рәхмәт яхшы сүзләрегез өчен. Тик мин башка сүз әйтмәкче идем. Сине шатландырасым килә. Мин Илдар хәзрәттән синең бер изге теләгең бар икәнен белдем: аны үтәргә алынам. Сине һәм сине озатып йөрүче бер ир кешене быел хаҗ сәфәренә җибәрәм”,-диде Казан мэры. Мондый искитмәле сүзләргә мин аптырадым да калдым. Авызымны ни ачарга, ни ябарга белмим, югалып калдым. Ул мизгелләрдә мин күзләрем ачылып китсә, нинди куаныч кичерсәм, шундый ук сөенечле халәт кичердем. Һич арттырып әйтмим бу сүзләрне! Бу изге күңелле кешенең мәрхәмәтенә таң калырлык! Шуның кадәрле шатландым мин ул вакытта! Аны сөйләр өчен сүзләр генә җитәрлек түгел! Шуннан соң мин хаҗга әзерләнә башладым. Менә инде китәр көннәребез дә җитте. “Хезмәт-тур” дигән оператор аша бардык без. Мине үзебезнең “Ярдәм” мәчете хезмәткәре Альберт Федоров озатып йөрде, дөресрәге, ул мине кулымнан җитәкләп йөртте. Быел безнең мәчеттән 11 кеше хаҗга барды.

-Ә юлларыгыз авыр булмадымы?

-Алай ук зарланырлык булмады юлыбыз. Без бер төркем булып җыелып, 23 сентябрьдә Казаннан Төркиягә очтык. Анда, билгеле, без генә түгел, хаҗилар байтак иде. Төркиягә килеп төшкәч, безне бер кунакханәгә урнаштырдылар. Анда бер тәүлек булганнан соң, без Согуд Гарәбстанына юл алдык. Ә Төркиядә без бер могҗизага тарыдык. Анда ихрам киемнәребезне кидек. Кидек, дип әйтү монда бик үк дөреслеккә дә туры килеп бетмидер, чөнки бу киемнең төймәләре дә, хәтта тегелгән урыннары да юк. Андагы тойгыларны аңлатып кына бетереп булмыйдыр барыбер. Ихрамны безгә биргәч, вәгазь үткәрделәр. Шундагы Мөхәррәм исемле төрек кешесе татарча шулкадәрле көчле вәгазь сөйләде безгә! “Сезнең исемегез ничек?”-дип сорады ул бездән. Без фәлән улы фәлән дип, чын исемнәребезне аңа әйтә башладык. Шунда ул: “Онытыгыз үз исемнәрегезне, сезнең исемегез хәзер “Хаҗи”,-диде. “Фамилиягез ничек?”-дип сорады ул кабаттан. Бу юлы инде без телебезне тешләдек. Бу кешенең могҗиза китереп чыгарырга сәләтле икәнлеген аңладык бит инде. Мөхәррәм кардәшебез үз соравына үзе үк җавап та бирде. “Сезнең фамилиягез хәзер – Сабыр”,-диде ул тыныч кына итеп. “Сез Мәккәгә эксперт сыйфатында барасызмы? Юк, сез - Аллаһы Тәгаләнең кунагы. Сез Мәккәгә теләсә-нәрсә тикшереп йөрергә килмәдегез. Кирәкмәгәнен күрмәгез, Хак Тәгаләнең нигъмәтен тоеп, ләззәтләнеп гыйбадәт кылып кайтыгыз”,-диде ул. Шул сүзләр юлыбыз буена үзе бер гыйбрәтле үгет-нәсыйхәт булды. Нинди генә авырлык килеп чыкса да: “Син кем исемле?”-дип сорый идем үземнән. Аннары: “Хаҗи исемле!”-дип үзем үк җавап та бирәм, горурланып. “Фамилияң кем?-Сабыр”. Мәккәгә эксперт рәвешендә бармыйбыз, дия идем. Бу сүзләр һәрчак алга таба этәргеч булды миңа. Без Төркиядә госелләнеп, ихрам киеменә төрендек. Әле беркайчан да андый хикмәтле кием кигәнем юк иде. Ике өлештән торган кием ул. Ләкин шуның кадәрле җаваплылык ятты өскә! Беренчедән, шул кием буялмасын, дип бер борчылдым. Икенчедән, ул гади генә көндәлек бер әйбер түгел, ә могҗизага тиң бер кием. Аннары Хак Тәгаләгә гыйбадәт кылу башланды дигән шатлык хозурлыгы да өскә ятты. Кыскасы, җилкәгә Өһед тавы төшкән сыман булды. Безгә шул мәгълүм булды: микат чиген очкычта узганлыктан, ихрамны Төркиядә үк киендергәннәр икән. Очкычта хаҗ кылу ниятен башкардык һәм Согуд Гарәбстанының Җиддә дигән каласына килеп төштек. 25 сентябрьдә без иртән иртүк автобуста Мәккәгә чыгып киттек. Кичке җидедә генә Мәккәгә килеп җиттек. Юлда тәһарәт алып, намазлар укыдык. Берзаман безне юлда туктаттылар һәм: “Хаҗи, Аллаһының ризалыгы өчен булсын”,-дип күчтәнәчкә ризыклар биреп киттеләр. Зәм-Зәм суларын да бушлай тараттылар. Аллаһының рәхмәтләре яусын ул кешеләргә! Мәккәгә барып җиткәч, кунакханәгә урнаштырдылар. Әз генә хәл-әхвәл алгач, ахшам белән ястү намазларын укыдык. Бераз тукланып алгач, “Әл-Хәрам” мәчетенә юнәлдек. Җитәкчебез безгә Кәгъбәтуллаһны барып җиткәч кенә күтәрелеп карарга киңәш бирде, ягъни биредә тыйнаклык күрсәтү кирәк икән. “Корольләр кебек кыланмагыз, Аллаһы Тәгаләгә мохтаҗ икәнлегегезне күрсәтеп барыгыз, чөнки Раббыбыз тыйнак кешеләрне сөя”,-диде ул. Мин Кәгъбәтуллаһка Аллаһы Тәгаләдән хәерле хаҗ кылуны сорый-сорый бардым. Аннары мине озатып йөрүче Альберт хаҗи: “Фәнис, килеп җиттек!”-диюе булды, күзләремнән мөлдерәп яшь агарга кереште. Үксеп елавымны туктата гына алмыйм. Фикерләрем дә каядыр юкка чыкты, елыйм да елыйм. Бу хәл тәүге тапкыр гомрә хаҗын кылырга баргач булды. Без башта хаҗыбызны Раббыбыз кабул итсен, дип догалар кылдык. Аннары тәваф кылырга, ягъни Кәгъбәтуллаһ тирәли әйләнергә керештек. Аны 7 тапкыр әйләнеп чыккач, догалар кылдык. Мин вакытның үткәнен дә сизмәдем, ару-талуны да белмәдем. Кеше күп иде, билгеле. Авыр дисәң, авырга кала. Мин, әйтерсең, фәрештәләр канатына утырып очтым. Тәваф кылгач, догалар кыла-кыла Зәм-Зәм сулары эчтек. Ике рәкәгать намаз укыдык. Аннары сәгый кылдык. Бу гамәл “Әл-Хәрам” мәчете белән бер түбә астында булган Сафа һәм Мәрвә тауларын 7 мәртәбә йөреп чыгудан гыйбарәт икән. Ике урында анда йөгереп үттек. “Әл-Хәрам” мәчетендә эшебез беткәч, бераз чәчләребезне алдырдык, аннары кунакханәбезгә кайтып, гадәти киемнәребезне кидек. Мәккәдә кая гына барсак та, һәр җирдә ислам дине йоласы сизелеп тора. Кибетләре генә дә ни тора! Намаз вакыты җиткәч, кибеттәге утлар сүнә һәм андагы халык дәррәү булып, намаз укырга ашыга, дип сөйләделәр. Әйе, намаз укымаган кеше юк анда. Монысын мин һич шикләнүсез әйтә алам. Намазның бер олы нигъмәт булуы һәрдаим сизелеп торды. Ә инде олы хаҗ вакыты килеп җиткәч, без тагын госелләнеп, ихрам киемнәребезне кидек. Аннары Мина үзәнлегенә алып киттеләр.

-Мина үзәнлегендә адашып йөрүләрегез булмадымы?

-Юк, андый хәлләр булмады. Без анда бергә җыелып, палаткаларда яши башладык. Анда да хисләр өермәсен сизәсең. Мондагы дустың да, бер белмәгән кардәшең дә шул ук гамәлдә: алар Аллаһыга гыйбадәт кылу нияте белән җыелганннар. Алар бөтен эшләрен, туган якларын калдырып, бирегә җыелганннар. Шуларны уйлый-уйлый, үзебезгә һәм туганнарга Аллаһыдан саулык-сәламәтлек теләп догалар кылдык. Аннары безне Гарәфәт тавына алып киттеләр. Гарәфәт тавы итәгендә төркемебез белән бергә җыелдык. Әлһәмдүлилләһ, Гарәфә көне изге җомга көненә туры килде. Безнең өчен бу икеләтә бәйрәм булды. Аны “Хаҗиәкбәр”, ягъни «Бөекхаҗи” дип атыйлар икән. Хаҗ кылу көне җомгага туры килсә, берничә хаҗга тиңләшә диделәр. Бу вакыйга 12 елга бер тапкыр гына килә икән. Бу көн Пәйгамбәребезнең хаҗ кылган көне, ди. Шуңа күрә Пәйгамбәребез белән хаҗ кылган савабын да аласың. Без Гарәфәт тавы итәгендә өйлә һәм икенде намазларын укыдык. Мин “Әр-Рәхмәт” тавына менмәдем, ләкин аның итәгендә бик озаклап дога кылып, Коръән укып утырдым. Анда да бертуктаусыз елыйсың, туктап булмый. Шул ук вакытта тәнеңнән пычракны кырып төшергәндәй хис итәсең. Сабый бала халәтенә кайтып баргандай тоясың үзеңне. Кояш баеганнан соң, Мөздәлифәгә алып киттеләр. Анда да исең-акылың китәрлек. Кешеләр сөйләгәнне тыңладым: бөтен җирдә ап-актан киенгән кешеләр ята, җир ап-ак кар өсте кебек булган, ди. Анда бер генә дә буш урын юк. Башка вакыт булса, мин монда ятмыйм, дип бәлки киреләнгән дә, җылы, рәхәт урын эзләгән дә булыр идең. Анда кечкенә кулъяулык кадәр ара тапсам ярар иде, дип йөрисең. Урыны пычрактыр, дип тә тормыйсың. Анда барыбыз да бертигез. Бер урын табып, шунда яткач, тагын фикерли башладым. Кара әле, ахирәт сәгатенең репетициясе, бер билгесе бит бу, дидем. Әле ярый, монда ятып торырга урын бар. Алай гына да түгел, уңга да, сулга да борыла аласың. Ә кыямәт көне вакытында ничәмә еллар буена үз язмышың турындагы бәяне көтеп, басып торачаксың. Үз тиреңә үзең батачаксың бит. Шул ук вакытта әле анда гөнаһларың күпме икән, дип борчылып торасың да була. Менә шуларны уйлый-уйлый, тетрәнә-тетрәнә догалар кылып, бер-ике сәгать йоклап үткәрдек. Иртәнге намазны укыгач, борчак кадәрле ташлар җыйдык. Аларны кемдер сумкасына салды, кемдер пакетларга тутырды. Аннары без Мөздәлифәдән Мина тавы итәгенә кире әйләнеп кайттык. Анда берәр сәгать хәл алгач, җәмәгать белән җамаратка таш атарга юнәлдек. Дөресен генә әйткәндә, мин аңлата да алмыйм анда нинди хисләр кичергәнемне. Бөтен халык, әйтерсең, бирегә җыйналып, таш ата. Ул тавыштан гүелдәгән аваз чыгарып, баганалар чыңлап тора. Бирегә кеше акча эшләргә дип тә, мал артыннан куып та бармый. Аларның Хак Тәгалә рәхмәтенә ирешү өчен җамаратка юнәлгәнен тоясың. Матур итеп ләббәйкәләр, тәкбирләр әйтеп, барып җиттек таш ату урынына. Тәсбих әйткәндә дә үземдә әллә нинди сихри көч сиздем. Монда бит иблис чыгып басмаган яныңа. Менә син кайтырсың хаҗ кылып. Тик аннан соң гамәлеңне гел төзәтеп, нәфсеңә даими рәвештә таш атып яшәргә тиеш буласың дигән фикерләр белән борчак хәтле ташларны мин олы, уртанчы һәм кече баганаларга аттым. Дөресрәге, олы, уртанчы һәм кече шайтаннарга аттым мин ташларымны. Анда да йөрәк тетрәнә. Безнең төркемгә Раббыбызның юл ачып барганын сиздем. Аннары палаткаларга кайттык. Корбаныгыз чалынды дигән хәбәр булгач, бер-беребезгә ярдәм итешеп, чәчләребезне бөтенләй кыркытып алдык. Әле без олы хаҗны көткән арада, үзебез теләк белдереп, тагын бер гомрә хаҗы кылган идек. Гайшә дигән мәчеткә барып, госелләнеп, ихрамга кереп, намазлар укып, тагын гомрә хаҗын кылган идек. Чәчне анда да өлешчә генә алдырдык. Өченче мәртәбә хаҗ кылгач, инде чәчебезне тулысынча алдырдык. Менә шушы ихрам киемен кигән вакытта үз киемеңнең нинди рәхәт булуы турында уйлыйсың. Син бит тәнеңә ятып торучан кием киясең. Ул да безгә Аллаһының бер нигъмәте, дип уйлап куйдым. Шуннан соң әле тагын өч көн йөрдек шайтанга таш атарга. Аннары Мәккәдәге кунакханәбезгә кайттык. Анда да уйландым. Менә кондиционеры алай эшләми, телевизоры күрсәтми, дип кеше зарланырга керешә. Аллаһы Тәгалә әкрен генә синең халәтеңне күчерә. Анысына риза булмадыңмы, хәзер монысына канәгать булып кара, ди ахрысы. Андагы бүлмәдә кондиционеры бар, телевизоры юк инде. Карават өстендә дә - бер матрац һәм бер җәймә, кечкенә бер мендәр бар. Анда да кеше уфтана, анысы болай эшләми, тегесе алай түгел, ди. Нәфесең белән көрәшә алырсыңмы, дип Раббыбыз башка сынау бирә. Гарәфәт тавында һәм Мөздәлифәдә бөтенләй дә шартлар юк. Мөздәлифәдән соң, үзеңнең яхшы шартларыңа өйрәнә башла дипме, Минага җибәреп, Хак Тәгалә тагын безне уйланырга мәҗбүр итте. Минада чагында без Мәккәгә кайтып, хаҗ кылып килдек әле. Аннары тулысынча Мәккәгә кайттык. “Әл-Хәрам” мәчетенә барып, “Саубуллашу хаҗы”н кылып килдек. Андагы гамәлләрнең һәркайсы яңа кебек. Быел бирегә башка килә алмыйбыз бит дигән тойгылар биләде күңелне. Саубуллашу тәвафыннан соң, икенче көнне иртәнге якта без Мәдинәгә юл тоттык. 8 сәгать бардык аңа. Мәдинәгә барып җиткәч, кунакханәгә урнаштык. Пәйгамбәребез мәчете янында гына булып чыкты ул. Аннан намаз укырга гел мәчеткә йөрдек. Пәйгамбәребез Мөхәммәд, хәлифәләр Әбү Бәкер, Гомәрнең каберләрен зиярәт кылдык, башка сәхабәләрнең каберләре янында булдык. Пәйгамбәребез мәчетенең бер өлешендә җир өстендәге җәннәт бакчасы бар икән. Шуңа керү бәхетенә ирештек. Анда яшел төстәге келәмнәр җәелгән, диделәр. Биредә Пәйгамбәребез басып намаз укыган, чыгыш ясаган михраб һәм мөнбәр бар. Михрабын да, мөнбәрен дә мин кулларым белән капшап карый алдым. Анда озаклап намаз укыдым. Тагын шушы михраб астында Кәүсәр чишмәсенең башланып киткән урыны бар, диделәр. Менә шул изге урыннарда булып, мин намаз укыдым. Биредә син һәм Аллаһы Тәгалә генә бар. Арада башка бернинди арадашчы юк. Менә шуны сизәсең анда. Аннары Өһед тавына менеп, анда басып дога кылдык. Элек “Әл-Әкса” мәчетенә карап намаз укый торган гыйбадәтханәдә, “Әл-Коба” дигән мәчеттә булдык. “Әл-Коба” - беренче намаз укыган урын. Шунда бер намаз укысаң, гомрә хаҗы кылган савабын аласың, диделәр.

-Фәнис хәзрәт, Сезне изге урыннарда төш күргән, дип ишеткән идем. Кемнәр һәм нәрсәләр хакында иде төшләрең?

-Мәдинәдән китәр вакыт җиткәндә, мин Хак Тәгаләдән: “Раббым, Пәйгамбәребез Мөхәммәдне төшләремдә күрсәм иде”,-дип сорадым һәм догалар кылдым. Мәдинәдән соң, без туган якларга юл алдык. Башта килгән юл буйлап, Төркиягә кайттык. Анда бер кунакханәгә урнаштырдылар. Анда без бер кич кундык. Төнлә миңа бер төш керде. Мин каядыр бер биек урынга – ачык һәм ап-ак һавага күтәрелгәнмен икән. Ә янымда бер ачык йөзле кеше басып тора. Ул: “Фәнис, мә ал бу түбәтәйне”,-дип бу киемне үз башыннан салып, миңа бирә. Мин: “Юк, рәхмәт. Ничек алыйм, бу бит Сезнең түбәтәегез”,-дидем. “Мин аны ихлас күңелдән сиңа бирәм, рәхәтен күреп, киеп йөр”,-диде ул кеше яңадан. Алдыммы мин аның түбәтәен, юкмы, хәтерләмим. Миңа калса, алдым шикелле. Ә артымнан бер тавыш яңгырады. “Ничек алмыйсың син ул түбәтәйне? Мөхәммәд Мостафа салләллаһи галәйһи вәсәлләм үзе бирә сиңа ул түбәтәйне”,-диде теге тавыш. Шушындый төш күрдем мин. Ә өйгә кайткач, тагын бер төш керде. Мин бер караңгы бүлмәдә басып торам икән. Ә уң якта – шундый көчле яктылык, ачыклык бар. Аның нурлы җир икәнен шәйләдем. Монда кулыма ихрам киемен тоттырдылар. “Хәзер хаҗ кыла башлыйбыз, ихрамны киегез”,-дигән аваз ишетелде. Үзем каушыйм, нишләргә дә белмим. Мин бик борчылдым ул вакытта. Шул чагында янымнан зәңгәр чапан кигән озын буйлы бер кеше елмаеп узып китте. Икенче берәү яныма килде дә: “Син аша-эч, ял ит. Ике көннән хаҗ гамәлләрен башлап җибәрербез. Әле генә синең яныңнан узып киткән кеше – Мөхәммәд Мостафа галәйһи вәсәлләм җитәкчең булыр. Аның белән хаҗ кылырсың”,-диде. Менә шундый төшләр күрдем мин. Без Төркия аша исән-имин генә Казаныбызга кайтып җиттек. 20 көн буена хаҗ сәфәрендә булдык. 12 октябрьдә инде Казанда идек. Хаҗ сәфәре турында нәрсәләр әйтә алам дигәндә, дөрестән дә, Аллаһы Тәгалә әйткәнчә, хаҗдан соң гөнаһларың ярлыканып, сабый бала хәлендә каласың икән. Ләкин чистарындым да, шуның белән эш бетте түгел. Әле алда Раббыбыз әманәт итеп биргән тормышны дәвам итәсе бар. Безгә яңабаштан яшәргә керешү кирәк икән. Ә кирәкмәгән гөнаһлы гамәлләреңнән арынып яши башларга тиешсең хәзер, дигән үгет-нәсыйхәт белән кайттым мин.

-Кайбер кешеләрдә хаҗга яшьтән барырга кирәк түгел, олыгайгач, гөнаһлар кылмый башлагач бару мәслихәт дигән сүзләр йөри. Сез нинди фикердә бу мәсьәләгә?

-Кеше хаҗга иртәрәк барган саен хәерлерәк, дип уйлыйм мин. Җитди сәбәпләр аркасында бара алмадың икән, анысы да Аллаһы Тәгаләнең хикмәте. Күп мисаллар ишеткәнем бар. Акчабызны да җыеп куйдык, тик нишләптер хаҗга барып булмады, диләр. Әгәр әлегә хәтле бара алмагансыз икән, моңа үкенеп, күз яшьләре түгәргә кирәк түгел. Димәк, Раббыбыз әле вакытын китереп җиткермәгән. Аллаһы Тәгаләнең насыйбы белән генә мин үзем көтмәгәндә хаҗ сәфәрен кыла алдым. Шушындый рәхим-шәфкатьле, мәрхәмәтле мэрның ярдәме булмаса, мин хаҗ сәфәрен кыла алмас идем. Ә инде мөмкинлек табылып, кеше яшь чагында хаҗ кыла алса, бу бик яхшы гамәл була. Андый кешенең үз тормышын хәерле итеп төзүендә шигем юк. Димәк, аңа инде ак белән караны аера башларга вакыт җиткән була.

-Гарәбстанда ул вакытта шактый эсселек булгандыр. Тик моңа артык борчылмагансыздыр, шулаймы?

-Эсселеген дә Мөхәррәм хәзрәтнең үгет-нәсыйхәте белән җиңдек. Бик авыр чакларымда аның: “Исемем – Хаҗи, фамилиям – Сабыр, мин эксперт түгел”,-дигән сүзләрен искә төшерә идем. Шайтан безне уфтандырырга ярата. Мина тавына баргач та, уфтанып була, чөнки кеше күп, ыгы-зыгылык хәттин ашкан. Авыр мизгелләре юк түгел. Әйтик, госелләнергә керәсең икән, алдыңда – 20 кеше, артыңда тагын шуның кадәр мөселман басып тора. Әле син кабинага керергә дә, киемеңне салып юынырга да, ихрамыңны юешләтмәскә дә тиешсең. Шул ук вакытта бу кабинада озаклап тора да алмыйсың, чөнки артыңда кеше көтеп тора. Әле син озатып йөрүчеңә дә яхшылап тотынып йөрергә тиешсең, чөнки азга гына кулыңны ычкындырсаң да, югаласың. Телне белүебез дә юк дәрәҗәсендә. Анда кеше бик тиз югала. Боларның бөтенесен уйласаң, хәсрәтле уйларга бирелергә генә кала. Ә хаҗиның фамилиясе – Сабыр. Шуннан чыгып, хаҗның авырлыгы киләсе тормышыңны җиңеләйтүгә этәрүдән гыйбарәт, дип аңладым мин.
Ә Казан мэры Илсур Рәис улына Аллаһының нинди олы рәхмәтләре булса, шулар яуса иде, дип теләдем. Шул изгелекләре тапкыр-тапкыр булып, үзенә әйләнеп кайтса иде. Гаиләсенә, хәләл җефетенә, балаларына аның һәр уңышы бәрәкәт, олуглык, нигъмәт булып ирешсен. Һәм үзенә күркәм өлге сыйфатында безне күп еллар буена куандырып яшәүләре насыйп булсын. “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовка да Аллаһының рәхмәтләре яуса иде. Аның тырышлыгы булмаса, минем хаҗ сәфәрем килеп чыкмас иде. Әгәр Илдар хәзрәт тәкъдим итмәсә, мин шушы бөек шәхес Илсур Рәис улы Метшин белән очраша да алмаган булыр идем. Шуңа күрә тәүге рәхмәтем – Илдар хәзрәткә.

Әңгәмәдәш – Хатыйп ГӘРӘЙ

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды