Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

ФИТЫР белән ФИДИЯ

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / ФИТЫР белән ФИДИЯ

ФИТЫР белән ФИДИЯ. Төп яңалыклар

Укучыларыбыздан «ФИТЫР белән ФИДИЯ садакасы турында аңлатып үтегез әле, алар икесе дә бер үк садака түгелмени?!» дигән хатлар килә.

Әйдәгез, шушы ике төшенчәгә аңлатма бирик. Бу турыда Татарстан мөфтияте чыганаклары хәбәр итә. 
#РамазанСорауҖавап

ФИТЫР – ул һәр мохтаҗ булмаган мөселманның мохтаҗларга бирелә торган садакасы. Ул  вәҗиб гамәл (ягъни бирсәң - саваплы, бирмәсәң - гөнаһлы буласың) булып тора. Һәм аны һәр мөселман кешесе, ураза тоту-тотмавына карамастан, тапшыра.

Мохтаҗ кешеләр Ураза Гаетендә гаиләсен куандыра, бәйрәм оештыра алсын өчен, бирелә бу садака.
Фитыр садакасын Рамазан ае дәвамында бирергә була. Гаеткә кадәр бирү тиешле. Әгәр Гает намазына кадәр биреп өлгерелмәсә, ул гади садака булып санала.
Фитыр садасын мохтаҗларга һәм ярлыларга гына бирәләр.
Фитыр садакасын мәчет, мәдрәсәләргә, әти-әниләргә, әби-бабайларга, балаларга, оныкларга, үз гаиләңә бирергә ЯРАМЫЙ.

Ә ФИДИЯ – ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган садака.
Ягъни әгәр мөселман кешесе, билгеле бер сәбәпләр аркасында, ураза тота алмый икән, ул фидия садакасы бирә.

Фидия садакасын Рамазанның БАШЫНДА ДА, УРТАСЫНДА ДА, АЗАГЫНДА ДА бирергә була.
Фидия акчалата да товарлата да түләнә ала.
Аны үзең теләгәнчә БЕР ГЕНӘ ФӘКЫЙРЬ КЕШЕгә бирергә яисә БЕРНИЧӘ КЕШЕгә таратырга мөмкин.
#рамазан #рамазан2023 #рамадан #ураза


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды