Укыту-тернәкләндерү үзәге
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Гөлбакчадай булсын авылың

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Гөлбакчадай булсын авылың

Гөлбакчадай булсын авылың. Төп яңалыклар Нәсел-нәсәбегезне белегез, кардәшләрегезгә барыгыз (хәдис).

Бу көннәрне очрашулар, күрешүләр бик күп булды. Шуларның берсе – Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты уздырган җыен “Казан” милли-мәдәни үзәгендә булды. Анда бик күп төбәкләрдән милләтпәрварлар, киләчәгебез өчен янып-көеп йөрүче шәхесләр килгән иде. Ул – Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены булды.

Россиядә 4300дән артык татар авылы бар. Күп кенә галимнәребез Дамир Исхакый, Фәйзелхак Ислаев, Рәшид Галләм, Рәфыйк Насыйров, Альберт Борһанов, Искәндәр Гыйләҗев һәм башка олы вә хикмәтлеләребез татар авыллары тарихын өйрәнү мәсьәләнең үтә дә мөһимлеген кат-кат ассызлыклады. Авыллар тарихын өйрәнгәндә һәм язганда, аның һәр ягы искә алынырга тиеш: гореф-гадәтләре, омтылыш-ниятләре, халкы авыз иҗаты, китапларын искә алып өйрәнү аеруча мөһим. Һәр төбәктәге тарихның яшәеше, мәгърифәте, белем алуы, нәселдәнлек, буыннар бәйләнеше, оланнар тәрбиясе, әдәп һәм рухый үсеше, өлкән-олылардан калган вәгазьләр, шәҗәрәләр – барысының да мөһимлеге хакында тәфсилләп аңлатылды. Болар нигезендә милләтебезнең алга таба баруы – олы борылыш. Шуны истә тотып, Татар конгрессы, Татарстан Фәннәр Академиясе “Татар авыллары” күптомлы китабы тарихын булдырырлар. Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыятенең төбәк бүлекләре дә булачак. Аннары бу кузгалыш киң колач белән алга барачак, Иншаллаһ! Алар махсус журнал булдыру да күздә тотыла.

Авылларда ата-баба йолаларын саклау буенча Татарстан казые Җәлил хәзрәт Фазлыйның чыгышы бик кирәкле булды. “Тарихны шәхесләр булдыра”, диде казый. Баштан дин, нәсел, иман, яшәү рәвеше һәм шәхәләргә бик игътибар итеп сөйләде. “Бала ана телендә үз асылын белергә тиеш”, диде Җәлил Фазлый. Балалар һөнәргә өйрәнеп, җиргә, авылга олы хөрмәт белән тәрбияләнсәләр, ана теле дә булыр, нәсел агачының яшь үсентеләре дә үсәр, каерылмас. Җәлил хәзрәт үзе яшәгән Борбаш авылында 227 йортлы авылда һәр нәселнең шәҗәрәсен булдырган. Шулай ук Россия күләмендә балаларның мөселман Сабантуен уздыра. Болардан җыенда катнашучылар үзләренә гыйбрат алды.

Төбәк тарихчыларына җыенына Башкортстанның Чакмагыш районыннан сәнгать осталары күпләп килгән иде. Беренче көнне күрше республика галиме тарихчы Касыйм Йосыповның туган ягына багышланган китапларын тәкъдим итү кичәсе булды. Китап хакында сүз уңай яктан күп булды. Әлеге галим киң кырлы эшчәнлеге өчен Тукай бүләгенә лаек. Мин бу турыда ТНВ каналына да әйттем. Шулай ук “Ана” китабын да халыкка тәкъдим иттеләр.

... Сүземне йомгаклаганда, тагын шуны әйтим әле. Конгресс рәисе Ринат Закиров безнең “Мөслимә” оешмасы эшчәнлеген дә мактап узды. Әйе, эшләрне дәвам итәргә кирәк. Авылларыбыз, эшләребез, илләребез гөлбакча булсын!

Әлмирә Һәдия, “Ярдәм” мәчете

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2020 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды