Күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәге һәм мәчет
(843) 22-303-59
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Генерал-лейтенант Дәүфит Хамадишин катнашында Татарстан УФСИНе җыелышы булып узды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Генерал-лейтенант Дәүфит Хамадишин катнашында Татарстан УФСИНе җыелышы булып узды

Генерал-лейтенант Дәүфит Хамадишин катнашында Татарстан УФСИНе җыелышы булып узды. Төп яңалыклар

Татарстан УФСИНенең төп бинасында Татарстандагы төзәтү колонияләрендә тотылучыларны дингә өндәүче имамнарның быелгы соңгы җыелышы булып узды. Бу чарада Россия УФСИНенең Татарстан буенча җитәкчесе, генерал-лейтенант Дәүфит Хамадишин, УФСИН генералы киңәшчесе Рафаэль Дәүлиев, Татарстан Диния нәзарәте мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов, колонияләр җитәкчеләре һәм имамнар катнашты.

Узып баручы 2016 ел колонияләрдәге тоткыннар белән эшләү өчен шактый уңышлы ел булды. Һәр колониягә тоткыннар белән эшләү өчен махсус имам куелды, аларда бәйрәм чаралары оештырылды һәм табыннар әзерләнде.

“Без сезнең белән изге эш башкарабыз, җинаятьчеләр үзләренең гөнаһлы шөгыльләренә тагын әйләнеп кайтмасыннар өчен аларны төзәтергә тырышабыз. Әмма сез җинаятьчеләр белән эшләвегезне онытмаска, саклыкны югалтмаска, төп башына утырып калмаска тиешсез.
Бүген сез үз инициативагыз буенча эшлисез һәм без моны уңай бәялибез. Татарстан җитәкчелеге белән сезгә хезмәт хакы билгеләргә кирәк булуы хакында сөйләшүләр алып барабыз. Киләсе елда да сезгә Аллаһының рәхмәте булуын һәм уңышлар теләп калабыз”-диде Дәүфит Закир улы, колонияләрдә эшләүче имамнарга мөрәҗәгать итеп.

Кайбер төзәтү учреждениеләрендә эшләүче имамнар генерал алдында тоткын мөселманнар белән килеп чыккан мәсьәләләрне күтәрделәр. Аерым алганда, тоткыннарга хәләл ризык әзерләү, колонияләрнең сәнәгать предприятиеләрендә гыйбадәт кылу бүлмәләре булдыру, шулай ук җомга вәгазьләрен тыңларга теләге булганнарга керү мөмкинлеген тудыру хакында сөйләделәр.

Генерал-лейтенант республика колонияләрендә хәләл ризык мәсьәләсен хәл кылырга вәгъдә итте, әмма аның гади мәсьәлә булмавын билгеләп узды. Шуңа аны җентекләп өйрәнергә кирәк булуын әйтте. Шулай ук ул мәчет мәхәлләләренең төрле мәсьәләләрен чишкәндә үз кулы астындагыларны имамнар белән бергәләп эшләргә чакырды.

“Нәкъ менә колонияләрдә тоткыннарның төрле секталарга һәм агымнарга кереп китүе бик җиңел, чөнки тоткыннар биредә үзләрен җәмгыятьтән кире кагылган, аерылган, дип хис итә. Ә агымнарга кертүчеләр аларга барлык мәсьәләләрдән җиңел генә котылу юлларын тәкъдим итә. Сез үзегезгә тоткыннар арасында күтәрергә ярамаган мәсьәләләрне билгеләргә һәм аларга үтәргә мөмкин булмаганны вәгъдә кылырга тиеш түгел”,-диде УФСИН генералы киңәшчесе Рафаэль Дәүлиев.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2018 "Ярдәм" мәчете, официаль сайты
Сайт ясалды —
Ариф студиясендә