Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Иңемдәге йөгем авыр түгел, җиңеләйтүчеләрем булганга...

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Иңемдәге йөгем авыр түгел, җиңеләйтүчеләрем булганга...

Иңемдәге йөгем авыр түгел, җиңеләйтүчеләрем булганга.... Төп яңалыклар Менә тагын җиргә ямьле язлар килде, кырпакланып торган кар өеменең соңгы кәрәздәй кыйпылчыклары эреп, югала бара.

Яшьлек борын төртә. Тиздән җиһан саф яшеллеккә күмеләчәк. Үсемлекләрнең дә дәвамчылары калкып чыгачак. Дәвам сүзе киң мәгънәгә ия. Әйе, лаеклы дәвамны булдыру өчен җәмгыятебездә, авыл-калаларыбызда яшьләрне тәрбияләү буенча төрле түгәрәкләр, сәламәтлекне саклау, чыныгуны алга сөргән спорт секцияләре, йөзү, сикерү һәм башка, әйтик, җыр-моң, бию түгәрәкләре дисеңме, барысы да бар. Тик, минемчә, милләттәшләребез нинди генә һөнәр иясе булсалар да, кайда гына укысалар да, эшләсәләр дә ислам дине өйрәткәнчә, әдәп-әхлаклы булырга тиешләр.

Алмаш, дәвам дигәннең олы үрнәге, мирас тәрбияләнсен өчен үз өлешебезне куярга дигән ният белән балалар арасында тәрбия эшен башлап җибәргән идек.

Буыннар арасында бәйләнеш – алтын бәйләнеш дәвам итәргә тиеш. Бу мәсьәләне хәл итүдә булышканнары өчен “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовка, “Ярдәм” хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлевкә, Күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдиновага олуг рәхмәтләребезне белдердек. Безнең унсигезенче бәйгене Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе, мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин дә, Казан шәһәре Башкарма Комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлеге башлыгы И. Г. Шакиров та котлады. Алар эшебезнең киләчәге булуга бер өмет өстәде.

Аллага шөкер, бәйгене үткәрүдә ярдәмчеләрем бар. “Мөслимә” иҗтимагый оешмасындагы бер фидакарь ханым ничә еллар буена инде конкурста катнашучылар өчен өч сарык чалдыра. Изге китап укучыларны шул иттән пешерелгән пылау белән сыйлыйбыз. Инде байтак еллар буена Чәй йорты балаларга бәлеш пешереп китерә. Шулай ук ярдәмчеләребез үзләре белән җиләк-җимеш, чәк-чәк алып килә. Моның өчен без аларга, ягъни Илдус Вафа улына, Хөсәен Габделбари улына, Сәлим остазга, Мәсгут әфәндегә, Әдип Бариевка, Татарстан Диния нәзарәтенә, жюри рәисе Габделәхәт Хәлиловка, Татарстан Язучылары берлегенә, милләтебез фидариясе Фәния Хуҗахмәткә, Хәдичә апа Хәкимуллинага, Ләйлә абыстай Камалетдиновага, “Биш Йолдыз” кибетендә эшләүче Габдрахман кызы Хәлимәгә, Фирдәвес, Мәхрүзә, Наилә абыстайларга, “Ихлас” кибете вәкилләренә, Гали һәм Фатыйма кардәшләребезгә, “Нурулла” мәчете әһелләренә, Радиус кызы Хафизәгә, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе остазлары һәм остазбикәләренә, Нурия, Рания, Суфия остазбикәләргә, кыскасы, игелекле Казан кешеләренә, башкаларга олуг рәхмәтләребезне белдерәбез.

Шулай ук оешмабыз активистлары Хәниф кызы Мәдинә, Исмәгыйль кызы Сиринә, Тәлгат кызы Энҗе, Миңнулла кызы Наҗия, Заһит кызы Наилә, Таҗи кызы Эльза, Ислам кызы Эльмира, Чулпан кызы Лилия, Фәйзрахман кызы Рәмзия, базарда җимеш сатучы Габдуллага Аллаһының рәхмәтләре яусын!

Без игелекле, шәфкатьле дин кардәшләребез белән 36 номинациядә җиңүче егет һәм кызларга, 1, 2, 3 нче урын алучыларга да бүләкләр әзерләдек. Быел Коръәнне бик әйбәт укучыларыбыз да күбәйгән. Хәтта Гран-при бүләген алучылар да булды.
Быелгы бәйгедә Сарытау, Самара, Удмуртия (Можга), Саранск, Түбән Кама, Арча, Балтач, Лаеш, Теләче, Әлки, Әтнә һәм, әлбәттә, Казан балалары да катнашты. Аларның саны 500дән узып китте.

Узган елда Төркиянең Иске Шәһәрендә булганда, конкурста катнашучы кызлар турында сүз чыккан иде. Ул чагында Гайшә ханым бу бәйгедә җиңүче кызларга дип 10 шарф бүләк иткән иде. Мин быел аларны ияләренә тапшырдым. Бу бүләкне алган 10 кыз бик рәхмәтле булды.

Җиңүче балаларны танылган дин эшлеклеләре, галимнәр, академиклар, язучылар Рөстәм Батыр, Хатип Миңнегулов, Илдус Заһидуллин, Харис Салихҗан, Рабит Батулла, Абдулла Әдһәмов, Рәшит Минһаҗ, Нияз Сабиров, Тәбриз Яруллин, Рәшидә Исхакый, Резеда Сафиуллина, Фәйрүзә Мөслимова, Луара Шакирҗан, Гөлназ Бәдретдинова һәм башкалар котлады. Котлау кичәсен танылган тамада, сүз остасы Гамил Нур күркәм итеп алып барды.

Бу кичәдә тагын да шатлыклысы шул булды: сабыйларын күтәргән, җитәкләгән әти-әниләр күп иде. Димәк, мираси дәвамчылык дәвам итәчәк.

Әлерәк генә Балтач, Әтнә районнарыннан шалтыраттылар. Аларда әле ярышка килмәгән, әмма өметләнүче балалар мөгаллимәләре янына күпләп йөри башлаганнар. Алар киләсе елда булачак бәйгедә катнашырлар, Аллаһы боерса. Раббым, рухи күтәрелеш кичерүче оланнарга хәерле зиһеннәр бир, аларны күрүләрне насыйп ит, дигән өметтә калам.

Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, «Ярдәм” мәчете

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды