Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Илдар хәзрәт Баязитов 18 нче Төзәтү колониясендә булды

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Илдар хәзрәт Баязитов 18 нче Төзәтү колониясендә булды

Илдар хәзрәт Баязитов 18 нче Төзәтү колониясендә булды. Төп яңалыклар

Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов, дини мәсьәләләр буенча УФСИН генералы киңәшчесе Рафаил Дәүлиев, “Ярдәм” Милли ислами хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев Казанның 18 нче Төзәтү колониясенә барып кайттылар. Мондагы гыйбадәтханә бүлмәсен караганда, Илдар хәзрәт Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җибәргән шәмаилне бүләк итте. Биредәге әңгәмә вакытында гыйбадәт бүлмәсендә биш вакыт намаз уку һәм якынлашучы Рамазан аена әзерләнү мәсьәләләре күтәрелде.

- Без бу колониягә теләп киләбез, чөнки 18 нче Төзәтү колониясе мөселманнары татар галимнәренең хезмәтләре һәм тәрҗемәи хәлләре белән теләп кызыксыналар. Күптән түгел алар тарафыннан “Җирләү әлифбасы” дигән китап язылды һәм анда хәнәфи мәзһәбе нигезендә мәетне юу, тәһарәт алдыру белән бәйле дини гореф-гадәтләр нәшер ителгән. Аллаһы Тәгалә сезгә сабырлык һәм түземлек бирсен, ә төрмәдән чыккач, дөнья кызыктыргычларында югалмаска насыйп итсен,-диде Илдар хәзрәт.

Диния нәзарәте вәкилләре каты шартларда тотылучы мөселманнар янында булдылар һәм аларның шартлары белән таныштылар.


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2025 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды