Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Илдар хәзрәт Баязитов: “Бурычларны түләмәү - зур гөнаһ”

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Илдар хәзрәт Баязитов: “Бурычларны түләмәү - зур гөнаһ”

Илдар хәзрәт Баязитов: “Бурычларны түләмәү - зур гөнаһ”. Төп яңалыклар Казанның "Ярдәм" мәчетендә түгәрәк өстәл утырышы уздырылды

(Казан, 3 гыйнвар, “Татар-информ”). Казанның "Ярдәм" мәчетендә, бурычлыларны суд карарларын үтәргә өндәү максатыннан, Татарстанның Суд приставлары идарәсе вәкилләре һәм дин әһелләре катнашында түгәрәк өстәл утырышы уздырылды. Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов сөйләшү барышында бурычларны түләмәү - зур гөнаһ булуын билгеләп үтте. Шулай ук ул дин әһелләре еш кына үзләренең вәгазьләрендә бурыч темасын кузгатулары һәм диндәге бурыч алуга-түләүгә кагылышлы нәсихәтләрне җиткерүләрен әйтте.

Суд приставлары идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлнара Габдрахманова узган ел дәвамында 40 меңнән артык алимент эзләү очрагы теркәлүен хәбәр итте. "Еш кына алиментларны мәҗбүри түләтергә туры килә һәм алимент түләмәүчеләр үзләренең бурычларын үтәмәүдән кыенсынмыйлар да. Еш кына алар элекеге хатыннарын, ирләрен әшәкелектә гаеплиләр. Ә бит алимент аларга түгел, балаларга түләнә", - диде ул. Икенче бер проблема булып бурычлыларның чик аша чыга алмаулары тора. Гөлнара ханымның сүзләренә караганда, бурычлылар кайчан да булса түләячәкләренә ышандырып, чикне чыгарга рөхсәт итүне сорыйлар. "Аның чит илгә, шул исәптән хаҗга барырга мөмкинлеге бар, ә менә алимент түли алмый, янәсе. Шулай ук банк кредитларын түләүдән дә баш тартучылар бар, чөнки исламда бу рөхсәт ителми".

Сөйләшү ахырында Илдар хәзрәт нәзарәт, үз чиратында, бу проблемага карата чаралар күрәчәген әйтте. Төгәлрәге, "Исламның бурычларга, бигрәк тә алиментларга мөнәсәбәте" дигән темага вәгазьләр әзерләнәчәге һәм аның республика мәчетләренә таратылачагы хакында белдерде.

Түгәрәк өстәл сөйләшүендә катнашучылар киләсе утырышны тагын бер айдан үткәрү турында килеште, дип хәбәр итә “Ярдәм” мәчете матбугат хезмәте.

Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды