
Имам мәчеттә вәгазь генә сөйләргә тиеш түгел, актив рәвештә социаль эшчәнлек тә алып барырга тиеш. Моның ярдәмендә яшьләрне радикализмнан саклап һәм мәхәллә халкын әйләнә-тирәдә яшәүче кешеләр проблемасына җәлеп итеп була. Бу турыда Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәнең читтән торып укучы шәкертләренә “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов белдерде.
Шәкертләр белән очрашу 9 гыйнварда узды. Илдар Баязитов районнардан җыелган шәкертләргә Диния нәзарәтенең социаль проектлары, «Ярдәм” мәчете һәм сукырларны тернәкләндерү үзәге эшчәнлеге турында сөйләде. Очрашу вакытында шәкертләр, ягъни районнарда имам булып эшләүчеләр, Илдар Баязитовка мәхәлләне активлаштыру, финанслар булдыру турында сораулар бирде.
Шулай ук Илдар Баязитов шәкертләргә яңа гына басылып чыккан “Традицион ислам: кризистан чыгу юллары» дип аталган китабын да тәкъдим итте.
“Ярдәм” мәчете матбугат хезмәте