Укыту-тернәкләндерү үзәге
Тел.: 88001015085
Казан, Серов урамы, 4а

Яңалыклар:

Илдар хәзрәт Баязитов изге Рамазан ае башлану белән котлый

Мечеть Ярдэм / Төп яңалыклар / Илдар хәзрәт Баязитов изге Рамазан ае башлану белән котлый

Илдар хәзрәт Баязитов изге Рамазан ае башлану белән котлый. Төп яңалыклар

Казандагы “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы, Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов бөтен дөнья мөселманнарын һәм “Ярдәм” мәчете мәхәлләсендә яшәүчеләрне Изге Рамазан ае башлану белән котлады.

“Мөселманнар өчен көтеп алынган изге Рамазан ае белән котлыйм! Бу ай Аллаһы Тәгалә юлында тырышлык кую ае. Без – сәламәт һәм мөлкәте булган кешеләр – инвалидларга, азкеремле кешеләргә һәм мохтаҗларга ярдәм күрсәтергә һәм кече күңеллелек күрсәтергә тиешбез.

“Ярдәм” мәчетендә ай дәвамында ике чатырда без 1200 кешегә өстәлләр әзерлибез. Алар арасында күрмәүчеләр, ятимнәр һәм азкеремле кешеләр бар. Бу игелекле эш бәрәкәт алып килер һәм Аллаһы Тәгалә разый булыр дип өметләнәбез.

Барлык дин кардәшләребезгә бөтен Рамазан ае дәвамында уразаны Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешүне өмет итеп тотуыгызны һәм Аллаһы Тәгалә юлында һәм мохтаҗлыгы булган кешеләргә хезмәттә катнашуыгызны теләп калам!


Каталог статей
Рассказать друзьям

Фотоистория мечети
Новости мечети

© 2013-2024 "Ярдәм" мәчете, рәсми сайт
Сайт Ариф студиясендә
ясалды