Казанның Киров һәм Мәскәү районы мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитов Юдино һәм Урман аръягы (Залесный) бистәләрендәге мәчетләрдә булып, алардагы диннең торышы белән танышты. Визиты барышында ул мондагы имамнар белән очрашып, агымдагы мәсьәләләр һәм киләчәккә булган планнар хакында әңгәмә корды.
Биредә шулай ук якынлашып килүче Рамазан аена әзерлек һәм мәчетләр каршында ифтарлар (авыз ачулар) үткәрү хакында да сүз булды.