Илдар хәзрәт Баязитов кеше хокуклары буенча «Российское ОНК-новое поколение” дигән җыелышның эшендә катнашты.
Әлеге чарада Татарстанның кеше хокуклары буенча тулы хокуклы вәкиле Сабурская Сәрия Харис кызы, РФдә кеше хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкилнең бердәм проекты аналитик үзәк җитәкчесе Гефтен Валентин Михайлович, Түбән Новгородның иҗтимагый күзәтү комиссиясе киңәшчесе, “Российское ОНК-новое поколение” проектының әйдәп баручы эксперты Виноградова Любовь Николаевна һәм башкалар бар иде.
Бу утырышта ОНКаның гомуми проблемаларына кагылышлы мәсьәләләр һәм комитетның эшчәнлеген яхшырту алымнары каралды.